Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАРДА САК ЙӨРЕГЕЗ: Татарстан синоптиклары буран һәм кар көртләре хакында кисәтә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтү таратты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 декабрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез урыны белән буран һәм күз күременең сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк, җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Республика юлларында бүгенге кебек үк кар көртләре хасил булачак.

  • Моңа кадәр Татарстан синоптиклары көнчыгышка, Уралга таба хәрәкәт итүче антициклонны көнбатыш циклон алмаштырыр, ул исә үзе белән кар бураннары алып килер дип кисәткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев