Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аккүз авылы халкы боз озатырга төште

Бүгенге кояшлы матур көндә Аккүз авылы халкы Сөн буена төште. Изге теләкләр белән боз озаттылар.

Боз озатканда татар халкы теләкләр теләүгә аерым игътибар бирә. Һәркем суга тимер акча ташлап, эченнән генә гозерен әйтә. Ул теләк, башкаларга зыян китерә торган булмаса гына тормышка аша.  Аккүз мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйдуллина Сөн елгасында боз китү күренешләрен фотога төшереп безгә дә юллады. 

Боз киткәндә


Кояш та эш тапкан бүген:

Әллә чынлап, әллә юри,

Кайнар нурын кадый-кадый,

Елгада боз ватып йөри.


Бозга нәрсә, барыбер бит,

Әй ярыла шатыр-шотыр.

Дулкын исә бертуктаусыз

Нидер сөйли чупыр-чупыр.


«Юлыңда бул әйдә!» — диеп,

Бәлки, бозны куадыр ул.

Кем белә бит, бәлки, миңа

«Хуш!» димәкче буладыр ул.

Хәкимҗан Халиков. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев