Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район аучылык җәмгыятендә: Нормаларны бозмый, табигатькә зыян китерми, тәртип белән ауга йөрергә кирәк
Актаныш районы территориясендә 2 сентябрьдән Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча канатлы киек кошларга ау сезоны ачылды. Җирлегебез аучылар, табигать сөючеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәк. Җир-суыбыз бай, җәнлекләрнең дә төрлесен очратырга була.
-
Байсар мәктәбе мәгариф ветераннарын котлады
Педагог һәм остаз елында мөгаллимнәргә карата республика җитәкчелегенең дә игътибары гаять олуг.
-
Мари Суыксулылар сәламләште, күңел ачты: Яңа балалар мәйданчыгы, музей ачылды, тактаташ куелды, халык өчен зур бәйрәм ясалды
Гүзәл табигать кочагында урнашкан кечкенә Мари-Суыксу авылында якташлар бәйрәме шаулап-гөрләп уздырыла. Биредә яшәүче әлеге милләт вәкилләренең бердәмлегенә һәм булдыклыгына иҗади командировка белән барган саен хәйран калабыз.
-
Җылы сүз җан эретә: Актаныш районының инвалидлар оешмасының агитбридасы концерт куйды
Изгелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлеклелек... Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, тирәнрәк төшенә. Борынгылар, кешегә кылган изгелегең, аның рәхмәте сиңа икеләтә әйләнеп кайтыр, дигән. Тирә-юнебездә миһербанлы, изге күңелле, игелекле кешеләр шактый.
-
АКТАНЫШ ҮЗӘГЕНДӘ ВОДИТЕЛЬ ЧЫРШЫГА БАРЫП МЕНГӘН...
Бу хәл бүген төнлә Актаныш районының мәдәният сарае янында теркәлде. Ничәмә еллар тирә-якны ямьләп утырган ике мәһабәт чыршыга зыян килде. Берсе тулаем сынып ауса, икенчесенең төбе яраланган.
-
«Каенкай» балалар бакчасында чәчәкләр патшалыгы: Сабыйларны биредә көтәләр
Елмаеп-көлеп торган тәрбия учагына — балаларны киң колач белән кабул итәләр, бергәләп бакча культуралары, искиткеч чәчәкләр дә үстерәләр. Фотосурәттә 2нче кечкенәләр төркеме нәниләрен күрәсез.
-
Җәй көне салкын тигәндә менә моны эчегез
Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан да яхшы.
-
Редакция нәни кунаклар кабул итте
Бүген Актанышыбызның «Каенкай» балалар бакчасы балалары һәм тәрбияче апалары редакциябездә кунакта булдылар.
-
30 елдан соң очрашу
30 ел элек Актаныш беренче мәктәбен тәмамлап төрлесе-төрле якларга таралышкан 1993нче елгы чыгарылыш укучылары 22нче июль көнне туган мәктәпләрендә очрашу мәҗлесенә җыйналдылар.
-
Легендар карикатурист хөрмәтенә
Дуслар, ә сез күргәзмәләр яратасызмы? Татарстан Журналистлары союзының утырышлар залында бик күркәм күргәзмә белән танышу насыйп булды бит әле.
-
Бәйрәм ярминкәсе сәүдә рәтләре муллыгы белән куандырды
Бүгенге җәйге ярминкәдә — чын-чыннан бәйрәм рухы хөкем итте.
-
Интернатның элекке директоры: Без- өлкәннәрнең югалткан балаларын, карый алмаган туганнарын алыштырдык
Чит илләрдә картлар йортлары, интернатлар юк, диләр. Караучысыз, ятим-җилпеләрне якыннары тәрбиягә ала, я булмаса, пособие акчаларына нянялар яллыйлар.