Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" ЖУРНАЛИСТЫ ФИЛИЗА СӘЛАХОВА: “Ихлас гамәл” эшчәнлегендә кемнәр катнаша, барысына да рәхмәтебез барып ирешсен!

Ихлас гамәл Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге изге Рамазан аенда оешып, яхшы гына эшләп китте. Хәзер инде анда хәрәкәт тынып тормый, кемдер кием-салым, садака китерә; кемдер килеп, үзенә кием сайлый.

Мохтаҗларның өйләренә азык-төлек каплары да илтеп бирелә. Хаҗ гамәле һәм корбан чалу, Корбан гаетен үзенә сыендырган Зөлхиҗҗә аенда бирегә килүчеләр тагын да күбәйгән. 
– Зөлхиҗҗә аебыз мөбарәк булсын, әлхәмдүлилләһ, әле кайчан гына уразалар тотып, ифтар мәҗлесләре үткәргән идек. Зөлхиҗҗә – Корбан ае, хаҗ вакыты. Корбан чалырга ниятләгән мөселман кардәшләребезгә Аллаһ Раббыбызның ризалыгын алырга, әҗер-савапларга ирешергә мөбарәк булган ай, – ди районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшли башлавының беренче көннәреннән үк хәлле мөселманнар өчен дә, очын-очка ялгап, җитешсезлектә яшәүче райондашларыбыз өчен дә кирәклеген раслады. 
Почта бинасының 3 нче катында урнашкан ул. Кемнәрнең өйләрендә киелмәгән, бик яхшы хәлдә сакланган киемнәре бар, шуларны алып киләләр, шул ук вакытта садакаларын да китерәләр.

Аена бер мәртәбә азык-төлек каплары тутырылып, мохтаҗлыкта яшәүче мөселман кардәшләребезгә таратыла. 
Үзәкне кайгыртучы егетләр ай саен үз өлешләрен кертәләр, бу үзәкнең чыгымнарын капларга да, азык-төлек алырга да тотыла. 
Үзәк бик актив мөселман ир-егетләрнең шушы изге эшне җанландырып җибәрергә иде дигән фикере белән гамәлгә ашты. 
– Мохтаҗларга ярдәм итүне мөхтәсибәтебез даими алып барырга тырыша. Мөмкинлеге булган мөселманнар елга бер мәртәбә малларыннан зәкят чыгарырга бурычлы. Җирлегебездәге мохтаҗларга, мескеннәргә булышырга дигән нияттән оештырылды. Аллаһның рәхмәте яусын оештыручы егетләребезгә. Үзләренең төп эшләреннән тыш, шушы үзәкне кайгыртып торалар, – диде Руслан хәзрәт.
– Үзәкнең эшчәнлеген киңәйтү нияте бардыр, ярдәм итәргә теләүчеләр күпме?
– Әлегә 14 эшмәкәр мөселман кардәшебез белән эшлибез. Тагын да күбрәк эшмәкәрләрне, якташларыбызны чакырабыз. Чөнки без тирә-ягыбыздагы мохтаҗ-мескеннәрне кайгыртабыз икән, Аллаһ Тәгалә эшебезгә, малыбызга бәрәкәт бирә. Садака малны киметми, киресенчә, Аллаһы Тәгалә 10 тапкыр арттырып кайтара, мөхтәрәм җәмәгать. Уйламаган җирдә бәрәкәтен бирә. Эшмәкәрнең техникасы ватылып, юлда калырга мөмкин. Изге эштә катнашканда, аның техникасына да бәрәкәт бирә.
Кемдер өендәге көнкүреш техникасын яңарта. Яхшы хәлдә, эшли торган суыткычы, телевизоры, тузан суырткычы тик торырга мөмкин. Аларны да “Ихлас гамәл” үзәгенә  китерергә була.
Изге эштә катнашыгыз, мөхтәрәм җәмәгать. Садака белән дә ярдәм итәргә була. Мондый мөмкинлек булганда, изге эштә катнашып калырга тырышыйк. Шундый вакыт җитәр, садака бирергә кеше таба алмассың, дигән. Ләкин, эзләсәң, мохтаҗлар бар әле арабызда. Аларны сезнең белән бергәләп эзлибез. Үзәкне оештыручыларда исемлек булдырылды, аны яңартып торырга кирәк. Шушы кешеләрнең өйләренә барып, тормыш-көнкүреше белән танышалар, кем мохтаҗлыкта, шуларга гына ярдәм итәләр.
– Садаканың әҗер-савабы зур, дип өйрәтә динебез. Моны мөселман кешесе фани тормышта да күрә аламы?
– Туксанынчы еллардан бирле кешеләрдән акчалар җыеп, күпмесе юкка чыкты. Пирамидалар никадәр кешене акчасыз, малсыз калдыра. Ә садака биргәннән хасил булган әҗер-савап бетә торган түгел. Бу дөньяда да, ахирәттә дә күрәчәкбез, Аллаһ теләсә. 
Бөек Зат безнең эчке уй-теләкләребезне белеп тора. Мескеннәргә, мәчетләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итәбез икән, Аллаһы Тәгалә чыгарган акчаларыбызны унлата арттырып кире кайтара. Раббыбыз Үзе вәгъдә бирә. 
Без бу дөнья өчен генә түгел, ахирәт өчен дә яратылганбыз. Хәзерге тормышта кунак кына. Берәрсенә кунакка барырга җыенсак, иң яхшы киемнәребезне киябез, хушбуйларыбызны сөртәбез. Тыйнак булырга тырышабыз. Бу дөньяда да без кунак кына, дидек. Шуңа күрә тыйнаклык, пөхтәлек, әдәплелекне һәркөнне, һәр җирдә сакларга тырышырга тиешбез. 
Яшәү ул, галимнәр әйтүенчә, күзне ачып йомган кебек кенә. Мизгел кебек бик тиз үтә. Үзебезне матур итеп тотарга, кешеләр белән аралашырга, башкалар турында кайгыртырга кирәк. Аллаһы Тәгалә каршында дини бурычларыбызны үтәргә тиешбез. Тормышыбызны ахирәтне дә онытмыйча алып барабыз икән, мөселман кешесе бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр. Раббыбыз ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен.
– Садаканы кемгә бирергә белмичә аптыраучылар да була, аларга киңәшегез?
– Пәйгамбәребез с.г.в.гә иң якын сәхифәләрнең берсе, хәлифә Гомәр р.г. “Бөтен садакалар бер калакка сыеп бетсә, мин аны дин юлында гыйлем алучы шәкерткә каптырыр идем”, – дигән. Динебез өчен хезмәт итәчәк шәкертләргә булышабыз икән, бик күп әҗер-саваплары бар. Мөхтәрәм җәмәгать, мескен-мохтаҗларны да кайгыртыйк, мәчет-мәдрәсәләребезгә дә ярдәм итик.
Әгәр кемгәдер булышырга мөмкинчелегебез юк икән, Раббыбыздан сорап, мөмкинчелек бир дип теләп йөрик. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән җаен чыгарыр, Чөнки дога – мөселманның коралы.
-“Ихлас гамәл” үзәгенең башлангычы нәрсәгә барып тоташа?
Әлеге сорауны шушы эшне башлап җибәрүче эшмәкәрләргә юлладык. Әмма “Ихлас гамәл”не оештыручы киң күңелле мөселман кардәшләребез үзләренең исемнәрен матбугатта яктыртмауны үтенделәр. Ислам динендә тыйнаклык дигән төшенчә бар. Тәкъвалыкны билгели. Алар эшләгән яхшылыклары, биргән садакалары турында кешегә белгертмәскә тырыша, фәкать Аллаһы Тәгаләнең генә белүен телиләр. 
– Зәкятне кемгә, ничек тапшырып була, без, Актаныш мөселман эшмәкәрләре, шул хакта күптәннән уйланып йөрдек. Кайбер егетләребез Чаллыга тикле илтәләр иде, чөнки районда кемнәрнең мохтаҗлыкта яшәгәнен белмәделәр. Зәкятне үзебезнең җирлектә калдырырга, читкә җибәрмәскә иде бит. Без, җыелышып, шундый уртак бер нәтиҗәгә килдек. Актанышта “Ихлас гамәл” үзәге шулай оешып китте. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар бит. Алар ашамлыкка да, киемгә дә, даруга да мохтаҗ. Бу эшне зәкят җыеп тарату белән генә чикләнмичә, күпкырлы итәргә кирәк, дидек. Райондашларыбыздан яклау табарбыз дип ышандык. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп, эшне башлап җибәрдек. Төркемебездә 14 эшмәкәр егет тупланды. Шушы җаваплы, саваплы эшкә кушылучыларны көтеп калабыз, – диделәр алар. 
Раббыбызның ризалыгы өчен башкарылган изге гамәлләре дәвамлы, әҗер-саваплары чиксез булсын.
Үзәк почта бинасының өченче катында урнашкан. Кырыйдагы ишектән керәсе. Бирегә килүчеләр белән әлеге бүлмәдә Илина Арсланова аралаша. Алып килгән әйберләрне кабул итеп ала, урнаштыра. Кием сайларга килүчеләргә булыша. Аңа да соравыбыз бар:
– Илина ханым, мохтаҗ гаиләләрне эзләп табу кыен булмадымы? 
-– Мохтаҗлыкны билгеләү бик җиңелләрдән түгел. Андый кеше җитешсез тормышта яши, әмма эшли. Ләкин аның эшләп тапканы кирәк-яракларына җитәрлек түгел. Дин тоткан, намаз укыган, начар гадәтләре булмаган кешеләрне табарга тырыштык. Күп балалыларны керттек. Игелек үзәгеннән дә алдык исемлек. Үзебезнең хәбәрләшә торган төркемнәребез бар, кемнәрдер күршесе, танышы турында хәбәр итте. Әйе, җиңел түгел, чөнки мохтаҗ кеше соранып йөрми ул, сабыр итеп яши, аны белмәскә дә мөмкиннәр.  Аларны эзләп табып, булышырга тырышабыз.
– Үзәкнең төп максаты нидән гыйбарәт?
– Мөселманнар бер организм кебек бит ул. Өммәтебездә кемдер мәчеттә дин гыйлеме бирә, бай мөселманнар зәкят түли. Кемдер гайбәттән тыелып, яхшы сүзләр генә сөйләргә тырыша. Болар фани дөньяны үткәннән соң, Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәтен өмет итеп, мәңгелек җәннәттә калу – аларның барысының да максаты бер. “Ихлас гамәл” үзәген оештыру да, фәкать, шушы бер максатка юнәлгән. 
– Безгә, иң әүвәл, нинди кимчелектән арынырга тырышырга кирәк?
– Эшләгән изгелегеңне кешегә сөйләү хуп күрелмәсә дә, игелеккә чакыру – сөннәт гамәл. Шуңа күрә хөрмәтле райондашларыбыз, якташларыбыз, мөселман кардәшләребез башлап җибәргән эшкә кушыйлык, Аллаһы Тәгалә безне ризыкландыра, сулар һава, эчәр су белән тәэмин итә. Аның рөхсәте булмаса, аякка басып, атлап китә алмыйсың. Шөкер итик, канәгать булыйк. 
Кемдер изгелеккә чакыра икән, аның шәхесен тикшермәскә кирәк. Гөнаһсыз булса, ул фәрештә булып туар иде. Беребез дә ике тамакка ашый алмый, ике күлмәкне берьюлы кия алмый, ике караватта йоклый алмый. Кемгәдер малын-ризыгын күбрәк яза, кемгәдер – кимрәк. Тирә-ягыбызга карыйк, игътибарлырак булыйк. Әти-әнинең, туганның, күршенең хәлләрен белик. 
– Үзәкнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– 14 мөселман оештырып җибәргән шушы бәләкәй эш тагын да зурайсын иде. Кечкенә генә бер үзәк түгел, ә Актанышның ярдәм фонды дәрәҗәсенә ирешсен иде. 
Илсөя Бәширова:
– “Ихлас гамәл” үзәге ике айда азык-төлек каплары бирде. Мебельләр алып кайтканда бушлай машина белән булышты. Үзебезгә яраклы киемнәр алдык. Актанышта мондый үзәкнең барлыкка килүенә бик күпләр сөенгәндер. Исраф булып яткан әйберләрне файдаланырга шартлар тудыра. Мин үзем бирегә килеп, иркенләп аралаша да алам. Кешегә әйбер генә түгел, бу болгавыр заманда ачык итеп сөйләшер өчен дә әңгәмәдәш кирәк. Монда хезмәт куйган Илина ханым сүзләре белән генә түгел, күңеле белән дә үзенә тартып тора. Үзәкне алып баручы мөселманнарның барысы да мәрхәмәтле, ихлас күңелдән тырышалар. Аллаһның рәхмәте яусын.  
Әлеге изге гамәл өчен, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. “Ихлас гамәл” үзәге эшчәнелегендә кемнәр катнаша, барысына да рәхмәтебез барып ирешсен. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев