Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Газетаның 90 еллыгы якынлаша

“Колхоз уранигы”, “Игенче даны”, “Актаныш таңнары”. Төрле елларда район газетасы шундый исемнәр астында дөнья күрде. Бервакытта да хәбәрчеләреннән аерылмады.

Газетаның актив хәбәрчесе, районның һәвәскәр тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Дәлия Ханнанованың язмалары бергә тупланып, китап булып басылып чыкты. 
Җыентыкта авторның 1993-2021 елларда район газетасында дөнья күргән мәкаләләре урын алган. Шәхси архивыннан фотолар белән баетылган. 
Китап Фәнүзә Сәяпова язмасы белән ачыла. Анда Дәлия Ханнанованың тормыш юлы чагылдырыла. “Дәлия апа Ханнанова үз гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. 1952 елда район пионерлар йортына директор итеп билгелиләр. 1983 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, 31 ел хезмәт куя һәм ихтирам казана”, – диелә анда.
Тарихи документаль язмалар туплавы турында да искә ала.
– Район газетасы белән элемтәм 
беркайчан да өзелмәде. Хезмәтем өчен дә зур ярдәмчем булды. Гомумән, тәрбия темасында район газетасы зур терәк булды. 1960 елда беренче тапкыр җирле радиотапшырулар эшли башладым.1963 елга кадәр радиотапшырулар әзерләдем, диктор булдым. Шәхси тормышыма бәйләнешле язмаларым да газета битләрендә дөнья күрде. Кызганыч, 1952 елдан алып туксанынчы елларга кадәр басылганнары үземдә сакланмаган. Аларны китапка кертә алмадым, – ди Дәлия Мөҗип кызы. 
Китапта төрле елларда төрле шәхесләрнең җылы эчтәлекле хәбәрләре, котлаулары  аерым бүлек итеп тәкъдим ителә. Мөхәррияттә эшләп, газета тарихын баетучы журналистларның язмалары анда төп урынны били.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев