Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Илгә санкцияләр кертелгәндә ярдәм чаралары

Россия Федерациясе территориясендә, санкция шартларында, кече һәм урта эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм физик затларга нинди ярдәм итү чаралары күрелә?

                                     Лиана Сираева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары:
– Россия Хөкүмәте, санкция басымы шартларында, кече һәм урта эшмәкәрләрне яклауга финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары турында берничә карар кабул итте. Аларның күпчелеге ташламалы кредит алуга кагылышлы. 
Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе, Россия Үзәк банкы һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан “Оборотная” һәм “Инвестиционная” кредит бирүне стимуллаштыру программасы гамәлдә санала. Урта бизнес вәкилләренә – 15 процентка, кече бизнес өчен – 15 процентка кадәр. Шундый ук ставкалар белән “1764” 
программасы эшли башлады. Ул да ташламалы кредит бирүгә кагыла. 
ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшкуарларның бу программаларда катнашуына мониторинг үткәрелә. Ярдәм алуга ирешү этабында мәгълүматый-консультация күрсәтелә.
Татарстан Республикасында Икътисад министрлыгына караган төбәк гарантия фонды, җаваплылыкны йөкләү программасы буенча, беренче 6 айга комиссия түләвен кире какты. Поручительлек суммасы 70 млн сумга кадәр арттырылды, процент ставкасы 1дән 0,5 процентка киметелде.
Шулай ук эшмәкәрләр төбәк грант фонды поручительлеге астында булган кредитларны 3 елга кадәр кичектереп тору шарты белән реструктуризацияли алачак. 
Социаль бизнес вәкилләре һәм 25 яшькә кадәргеләр өчен каралган грантлар да эшмәкәрлекне үстерүдә мөһим механизм булып тора. Ул “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” милли проекты кысаларында алып барыла. 
Милли проект кысаларында бизнес вәкилләренә һәм үзмәшгульләргә комплекслы мәгълүмат бирү, консультация үткәрү дә дәвам итәчәк. Россия һәм халыкара маркетплейсларда урын табу, укыту чаралары уздыру, күргәзмәләр, ярминкәләр, форумнар үткәрү, Россия социаль челтәрләрендә товарны тәкъдим итү буенча хезмәт күрсәтү, экспортерлар ярдәме һәм дус илләр базарында ориентлашырга булышу турында сүз бара.
Санкция басымы астында чит ил товарларын ил аналоглары белән тиз арада алыштыру кирәклеген аңлату мөһим. Татарстанда шул максаттан республика маркетинг үзәгендә “Импортны алыштыру үзәге” эшли башлады. Ресурс белән республика маркетинг үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. 
“Импортны алыштыру үзәге” механизмы ике бүлектән тора: ”Элек сатып алына торган чит ил продукциясе реестры” һәм “Алыштыру буенча тәкъдимнәр”. Әлеге сайттан бушлай файдаланырга мөмкин. 

                                     Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Актаныш таңнары”ның 22 апрельдә дөнья күргән 15 нче санында  танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары Актаныш сулышы