Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Сигез ел бергә

Без, мөгаллимә Ләйсән Кадыйрова җитәкчелегендә дини белем алучылар, шәригатебездәге бәйрәмнәрне, кичәләрне бергә үткәрәбез.

                              Күңелебезне сафландырып яшәргә тырышабыз. 
                              8 ел буе безне иманга тартучы, күңелләребезгә Коръән нуры иңдерүче, сабыр холыклы, тыйнак, кешелекле, ярдәмчел, үз-үзен тотышы, матур, килешле киенүче, берничә тапкыр хаҗга барган остазыбыз ул Ләйсән Баян кызы. Аның җитәкчелегендә март аеның изге җомга көнендә Бәраәт кичәсе үткәрдек.
Җомга – бер-беребезгә бүләкләр бирешә, кунакка йөрешә, мәчеткә бара, каберләрне зират кыла, өйдә тәмле 
ризыклар пешереп, догалар укый торган көн. Без дә төркемебез белән бергә табын артында Аллаһка зикер, пәйгамбәребезгә салават әйтеп, дога кылып, Бәраәт кичәсен каршыладык. Бер-беребезгә бүләкләр бирешеп, теләкләр теләдек. 


                              Бәраәт кичәсе – язмыш агачы селкенгән кичә. Кешенең язмышы билгеләнә. Адәм баласы ана карынында 4 айлык, ягъни 120 көнлек булган вакытта аның дөньялыкта җыячак ризыгы, бәхетлеме-бәхетсезме булачагы языла. Ләкин Аллаһы Тәгалә язмышны үзгәртү мөмкинлеге дә бирә. Бәраәт кичәсендә уяу булып, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау, бәхетле язмыш сорап, бәрәкәтле тормыш теләү хәерле. Болар турында остазыбыз аңлатты, җанга үтәрлек итеп сөйләде, Коръән аятьләрен укыды, теләкләрен җиткерде. “Коръән – ул бөтен галәмнәр хуҗасы булган Аллаһыбызның кеше кулы һәм фикере кермичә сакланган бердәнбер китабы”, – диде. 


                              Коръәндәге күп кенә аятьләрнең мәгънәсе төрле фәннәрнең үсеше көчәйгәч кенә ачыклана. Соңгы елларда күп гыйльми ачышлар Коръәнгә таянып ясала. Шул сәбәпле, чит дин әһелләре дә ислам диненә күчә. Изге Коръән – иң зур могҗиза. Шуны аңлаган күп кенә халык соңгы вакытта динебезгә тартыла. Безнең Актаныш халкы да мәчетләребезгә йөреп, Коръән укырга өйрәнә. Бу – бик шатлыклы күренеш. Дин буенча яшәгән кеше дөрес итеп дога кылырга, тукланырга, эшләргә, ял итәргә, башкалар белән аралашырга, тормыштагы төрле хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген белеп тора.
Безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз да ислам дине буенча яшәгәннәр. Шуңа да тырыш, гадел, укымышлы, таза рухлы, иманлы, горур, зирәк булганнар. Дин – иманны ныгыту өчен безгә бирелгән олы хәзинә. 


                              Рамазан ае да җитеп килә иде. Шуңа күрә без ураза тоту хакында да бик рәхәтләнеп сөйләштек, фикер алыштык. Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның ныклыгы. Рамазан аенда да Аллаһның әҗер-савапларын өмет итеп, ураза тотучылардан булсак иде. Чөнки ураза тотучы ике тапкыр шатланыр диелә: беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – Раббысы белән очрашканда. Бу айда файдасыз сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән, сүз йөртүдән саклансак иде. 
                              Кичәбез барышында аһәңле, җанга ятышлы тавышлы, күңелләребезне нечкәртүче, уйланырга мәҗбүр итүче дин кардәшебез, укымышлы төркемдәшебез Рузилә Басыйрова Коръән аятьләрен укыды. Әле дә колакны иркәләп, күңелне нурландырып тора.
Зәвыклы абыстаебыз, остазыбыз Ләйсән ханымның киңәшләре, теләкләре безгә һәрдаим юлдаш булып, көннәребезне дога белән бергә үреп барырга ярдәм итә. Аның һәр иртә ватсап төркеменә урнаштырган догалары, имамнар, мөслимәләр, абыстайларның вәгазьләре җанга рәхәтлек бирә.
Төркемебезнең старостасы Әлфия Нурлыева викторина сораулары әзерләп алып килгән иде. Дини белемебезне сынап карарга мөмкинлек бирде. 
Остазыбызга, төркемдәшләребезгә бик зур рәхмәт. 2014 елдан бирле динне өйрәнәбез, кунакка йөрешеп, Коръән ашы уздырабыз, дини бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Дус-тату булып яшәүгә ни җитә! 
Барыгызны да ураза ае белән тәбрик итәбез. Рамазаныбыз мөбәрәк булсын!   

    Альбина АФЗАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Дин Әхлак Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары Рамазан Ислам Иман Газета рубрикалары