Актаныш

Йорт кишәрлегенә кадәр газ кертү бушлай булачак

“Әлмәтгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе Айрат Йосыпов Актанышка килде. 2022 елда районда торак йортларны газлаштыруның түләүсез хезмәте барлыкка киләчәген белдерде.

            Айрат Йосыпов район Советының киңәшмәләр залында үткәрелгән сөйләшүдә яңа федераль программа барлыкка килүен әйтте. Аның зәңгәр ягулыкка тилмереп яшәүчеләргә, финанс мөмкинлеге чикле гаиләләргә зур ярдәм булачагын белдерде. 
           Сүз “Газга тоташтыру” (“Догазификация”) проекты турында бара. Авылга газүткәргечләр кергән очракта, шәхси хуҗалык территориясенә кадәрге арага газ торбаларын бушлай сузып бирәчәкләр. 
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында: “Торак пунктларда җир кишәрлеге чигенә кадәр газ үткәрү өчен халык түләргә тиеш түгел”, – дигән иде.
Район кешеләреннән инде 30дан артык гариза кабул ителгән. 9 килешү төзелгән. Заявкаларны теркәү, килешүләрне төзү эше дәвам итә. 
                 Россиядә шәхси йортларга бушлай газ кертү 2023 елга кадәр тәмамланырга тиеш.
Социаль газлаштыруга (“Догазификация” программасы нигезендә) гариза бирергә мөмкин:
– Дәүләт хезмәтләре порталында;
– Россия Федерациясендә газлаштыруның бердәм операторы рәсми порталында (официальный портал Единого оператора газификации Российской Федерации). Биредә үк торак пунктның газлаштыру программасына керүен тикшерергә мөмкин;
– Гаризаны “Я строю” сервисы аша гына да юлларга мөмкин (сервис интернет аша җир эшләренә ордер, участок планын алу яки объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә). Сервис аша кабул ителгән гариза газны төп газүткәргечтән җир кишәрлегенә кадәр тапшыруга җаваплы бердәм газлаштыру операторына җибәрелә.
– Күп функцияле үзәктә;
– Район газ хезмәте оешмасында язмача. 
Газ тоташтыру өчен заявкалар йортның документлары тәртиптә булмаса кире кагылырга мөмкин.
– Гариза бирүнең 5 төре бар, күбесе дистанцион рәвештә онлайн башкарыла. Электрон форматта җиткерелгән заявка ниндидер сәбәп аркасында теркәлмәсә, җирлектәге газ участогына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөтен 
сорауларны район газ участогына юллый аласыз. Аларны безгә җиткерәчәкләр. “Догазификация” 
программасыннан Актаныш районында яшәүчеләр дә файдаланып калсыннар иде, – диде Айрат Йосыпов.
                Әлеге сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев җитәкчелегендә үтте. Киңәшмәдә газ үткәрүгә кагылышлы оешмалардан җитәкче-белгечләр катнашты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: