Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кайда сез, комсомоллар?

Йөрәкләрдә — комсомол ялкыны. 29 октябрь — Ленин комсомолының туган көне. Бу уңайдан районның комсомол дәвере ветераннары яңалыкларына урын биреп китик.

Шушы дата уңаеннан комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын вәкилләре бүгенге чор яшьләре белән очрашты. Очрашу үзәк китапханәдә оештырылган.

— Китапханә хезмәткәрләре комсомол хәрәкәте ветераннары Нурулла һәм Әлфия Нурлыевлар, Зөфәр Шакиров белән очрашу уздырды. «Туган көнең белән, комсомол!» дип аталган әлеге кичәдә алар яшьлек хәтирәләрен искә төшерделәр, комсомол- якташларыбызның Туган илебезнең басу-кырларындагы, фермалардагы фидакарь хезмәтләре, бишъелллыклар, агитбридалар турында, яшьлек хыяллары турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр комсомол оешмасы тарихын чагылдырган әдәбият белән таныштырдылар. Урындагы 1 курс студентларына бердәм уку билетлары тапшырылды, дип «Актаныш-информ» журналистына сөйләде китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гәйнанова.

Заманында комсомол активисты, әлеге көнне Актаныш районы ЗАГСын җитәкләгән Гөлфинә Мөхәммәдиева исә:

— Кемнәр комсомол сафларында тәрбияләнгән барыбызны да бәйрәм белән котлыйм!!! Бүгенге «Алдынгылар хәрәкәте» нең төп нигезе шуңа корылган, башлаган эшне ахырга кадәр җиткерү, бары тик алга бару. 

Кичә Мәскәудә без укыган ВЛКСМның Үзәк комитетының Комсомолның югары мәктәбе базасында зурлап барлык комсомолда эшләгән ветераннар катнашында комсомолның 105 еллыгы билгеләп утелде. Ни кызганыч, үзем бара алмадым, әмма чордашларым миңа бик ямьле фотолар җибәрде, ди ул.

Заман җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих тарих булып кала. Агымдагы елда комсомолга 105 ел тулды! Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу — ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. 

Һәр буынның яшьләре Ватан алдында торган зур һәм мөһим бурычларын хәл итүдә актив катнашкан, районыбыз, илебез тарихына искиткеч бай эчтәлекле елъязмалар язып калдырган. Комсомоллар, кайда гына хезмәт салсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан. Комсомоллар туплаган бай тәҗрибә, үрнәк буларак, һичшиксез, хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш. Бу — хәзерге заман балалары һәм яшьләре өчен бик тә кирәкле, бик тә файдалы тәҗрибә. Без, бүгенге яшьләр, комсомол ветераннарына зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев