Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кара еланнар белән очрашмавың хәерлерәк, диләр белгечләр

Апрель аеның җылы булуы Русиядә кара еланнарны кышкы йокыларыннан иртәрәк уяткан. Урманда йөрергә булсагыз, аяк астына карап йөрегез, таяк белән үләннәрне бутап карагыз, диләр белгечләр. Әгәр дә гомеренә куркыныч янаса, кара елан кешегә һөҗүм итә.

                                                             Әлеге вакытта  һава температурасы салкынчарак булу сәбәпле, кара еланнар сүлпән, әмма кыш буена алар күп агу җыярга өлгергән, ауга чыгып аларны түгәргә өлгермәгәннәр, шуңа алар белән очрашмавың хәерлерәк, диләр экологлар. А.Н. Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары буенча институтның фәнни хезмәткәре Леонид Неймарк әйтүенчә, кара елан тешләгәндә кешенең орагнизмына 50 агулы компоненттан торган катлаулы коктейль эләгә. Статистика күрсәтүенчә, кара елан чаккан ун кешенең икесе якты дөнья белән хушлаша.

                                                             Дача участогына, бакчага кара елан иләшмәсен дисәгез, үләнне чабып торырга кирәк. Кара еланнар, гадәттә, озын үлән арасында йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Хәвеф Елланнар Сак булыгыз