Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Күктән манналар көтмик!

Бик дәрәҗәле SuperJob порталы россиялеләрдән бәхет өчен күпме акча кирәклеген ачыклады.

Ир-атларга ай саен 220 000 сумнан да ким булмаган акча таләп ителә икән. Хатын-кызлар азрак суммага — «ризалашкан» — 180 000 сум тирәсе.

Әмма финанс муллыгы канәгатьлек — бәхет тойгысына йогынты ясыймы? Көнбатыш психологлары ышаналар: сүз субъектив тойгы турында гына бара. Шул ук вакытта шактый нәтиҗәлерәк һәм, өстәвенә, бушлай методикалар да бар.

Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнә башларга, рәхмәтләр көндәлеген алып барырга, дуслар белән ешрак очрашырга мөмкин.

Ул гына да түгел, мәсьәләнең башка ягы да бар. Шулай итеп, уңай карашлы кешеләр, кагыйдә буларак, хезмәттә яхшырак өлгерәләр һәм шуңа бәйле рәвештә зур хезмәт хакларына ия булалар.

Шулай булгач, күктән манналар көтәргә кирәкми, ә бары тик тирә-юньгә елмаеп карый башларга һәм хәзерге яшәеш-көнкүрешегездән яхшыракка омтылу кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев