Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Теш пломбасына гарантия каралганмы?

Кайчак шулай да була – тешкә пломба куйдырганнан соң күпмедер вакыт үткәннән соң ул я кителә, я бөтенләй төшә.

  • «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда төрле хезмәт күрсәтүләргә гарантия каралган. Бу стоматологик ярдәмне дә үз эченә ала. Пломба куюлар да шунда керә. Гарантия срогын гадәттә клиника үзе билгели. Кагыйдә буларак, ул бер елдан да ким булмый. Клиникага мөрәҗәгать иткәндә, моны алдан ачыклау мөһим.
  • Ләкин килешүдә бу пункт булмаса да, закон буенча 2 ел гарантия бирелә. Тешләрегезне дәвалауны раслаучы чекларны, килешүне һәм дәвалау белән бәйле башка барлык документларны саклагыз. Бу теш куйдыргандагы кимчелекләрне бушлай төзәтүне һәм хәтта пломбаны яңадан урнаштыруны гадиләштерә.  
  • Пациентның пломбаны начар куйган табиб ярдәменнән баш тартырга һәм башка белгечкә мөрәҗәгать итәргә хокукы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев