Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Төмән өлкәсендә узачак «Себер бавырсагы» гастрономия фестивалендә рекорд куярга җыеналар

Төмән өлкәсендә III «Себер бавырсагы» гастрономия фестиваленә гаризалар кабул ителә. Быел әлеге бәйрәм Тубыл районының 100 еллыгына багышлап үткәреләчәк. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Оештыручылар анда Төмән өлкәсе генә түгел, Россиянең башка төбәкләре командаларын да катнашырга чакыра. Бәйрәмдә катнашучыларның бурычы — биеклеге һәм диаметры буенча иң зур бавырсак пешерү. Җиңүченең нәтиҗәсе «Россиянең рекордлар китабына» кертеләчәк. Анда 2021 елда узган I Гастрономия фестивалендә Тубыл районының Санников авыл җирлеге осталары командасы пешергән иң зур Себер бавырсагы теркәлгән инде. Аның киңлеге — 62 сантиметр, биеклеге 32 сантиметр тәшкил итә.

Фестиваль 22 июль көнне Прииртышский бистәсенең «Сибиряк» спорт комплексы стадионында узачак. Чарада катнашу өчен заявкалар 14 июльгә кадәр кабул ителә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев