Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

2022 елда мөселман бәйрәмнәре

3 февральдән 4есенә каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб кичәсендә мөселманнарга, изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап, дога кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.

27 февральдән 28енә каршы төн Мигъраҗ – Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Борак исемле атка атланып, 7 кат күккә ашып, Аллаһның катына күтәрелгән көне. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз уку фарыз.

17 марттан 18енә каршы төн Бәраәт кичәсе – Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу кичәдә мөселманнар, Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап, дога кыла. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели.

2 апрель Рамазан – Рамазан аеның һәм уразаның беренче көне. Ураза тоту ашау-эчүдән, тәмәке тартудан гына тыелып тору түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.

27 апрельдән 28енә каршы төн Кадер кичәсе – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә эшләнгән игелек мең ай эчендә кылынган игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

2 май Ураза бәйрәме – Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сәдакалары бирелә.

8 июль Гарәфә көне – Корбан бәйрәменнән алдагы изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.

9 июль Корбан бәйрәме – мөселманнарның иң зур бәйрәме, Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә.

8 август Гашура көне – мөхәррәм аеның 10нчы көне. Гашура көнендә Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала. Мөхәммәт пәйгамбәр Гашурага бер көн кала һәм Гашурадан соң тагын бер көн ураза тотарга өндәгән.

7 октябрьдән 8енә каршы төн Мәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев