Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

БАКЧАЧЫ КИҢӘШЛӘРЕ: Бакчачы Дания Сәетзадина җиләк үстерү серләре белән бүлешә: Җиләк утырту өчен иң яхшы вакыт - август ае

Актаныш районы Такталачык авылында Әхнәф һәм Дания Сәетзадиннар бөтен гаиләләре белән, туган-тумачалары ярдәмендә ничәмә-ничә еллар буена бакчачылык белән шөгыльләнә.

Кайберәүләр бакачада үзләре өчен һәм «оныклар ашар» дип кенә казынса, ә кемнәрдер аны яшәү рәвешенә әйләндергән. Ул алар өчен хобби да, төп керем чыганагы да. Актаныш районы Такталачык авылында Әхнәф һәм Дания Сәетзадиннар бөтен гаиләләре белән, туган-тумачалары ярдәмендә ничәмә-ничә еллар буена бакчачылык белән шөгыльләнә. "Татар-информ" хәбәрчесенә алар җиләк үстерү серләре турында сөйләде.

Авыл җирендә яшәгән кешенең көне мең дә бер эш белән үтеп китә. Шул бер тәртиптә  иртән торуга тезелеп көтеп тора алар.  Сыерын да сау, чебиләрен дә ашат, бакчасына да җитеш, әле өй алды да матур булсын, гөлләр үссен! Болары өстән-өстән чүпләп караганда гына. Вак-төяге генә дә күпме. Тик ни дисәң дә, авылда яшәп, абзарыңда бер сыер асрамый, бакчаңда бер түтәл җиләк үстерми генә яшәү оятка санала. Авыл кешесе туганда ук чүп утап туадыр инде ул. Шәһәрнең иркә малайлары кебек «ипи агачта үсә ул!» дип түгел. Бакча дигәннән, үстерү, гел карап, су сибеп тору кебек процесслары үзәккә үтсә дә, аннары җимешләрен татып карауга ни җитә соң! Мәкальдәге кебек «чебешләрне көздән саныйлар» шул. Сатып алынганы бакчаныкы янында чүп кенә. 

Эшкә хирыс кешеләрне дәүләт үз канаты астына ала. «Яңа фермер хуҗалыгы» программасы буенча бакчачылык, терлекчелек өлкәсендә шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Максат - аларның эшчәнлеген киңәйтеп җибәрү. Бу грантны отар өчен күпмедер күләмдә капиталың, рәсмиләштерелгән җирең булу зарур.

Дания апа үзләренең бизнесы хакында сөйләде. СССР таркалгач, колхозларда эш бетә. Умартачылык өлкәсенә дә зыян килә. Эшчеләргә хезмәт хакы түләнми. Дания апа, базарга чыгып, хатын-кыз киемнәрен сатып карый. Юк инде, күңел дә тартмый, барып та чыкмый. Туганыннан ишетеп, бакчачылык белән шөгыльләнергә уйлый. Орлыклар алып кайта һәм сата башлый. Базарда үз ноктасын булдырып, өендә дә аз-маз гына булса да кирәкле җиһазлар урнаштырып, бакчачылык эшенә баш-аягы белән чума ул. Хәзер район үзәгендә «Бакчачы» дип аталган кибет хуҗасын бөтен район халкы иң оста бакчачы дип саный. Авылдагы ихаталарында берничә теплица, алар эчендә үзләре үрчеткән бүлмә гөлләре, агач үсентеләре һәм башкалар. Ягъни, кибет өчен товарларны алар заказ белән генә кайтартып калмыйча, үзләре дә җитештерәләр. 

Әхнәф абый белән Дания апаның икесенә бергә 6 гектар пай җирләре бар. Әле җире әйбәт булса ярар иде, каты балчык кына, әмма ниләр генә үстермиләр! Ел да үзләре горчица чәчеп, аның орлыкларын саталар.


 

40 мең җиләк, Карл!!! 40 мең!!!

Әле быел, бөтен кешене шаккаттырып, 1 гектар җиргә җиләк утырттылар. Быел исә яңа фермер хуҗалыклары өчен бирелә торган грантны отканнар. Шул акчага җиләк үстерү өчен кирәк булган бар нәрсәне сатып алалар. 


 
Яз соң килү сәбәпле, утырту эшләре дә июнь урталары хәтле сузыла. «Бу елны бөтенләй уңыш көтмәгән идек», - ди Дания ханым. 

Инде әйтергә дә куркыныч: 1 гектар җиргә 40 мең үсенте утыртыла! 40 мең, Карл! Бер батальон солдатны рәт арасына кертеп тутырсаң да, озакка сузыла торган вак эш ич. Капитан белән генераллары килеп куркытса да, бетә торган эш түгел. Әмма фермер гаиләсе моны башкарып чыга.

Үсентене утыртыр алдыннан иң башта җирне сугарырга, яхшылап дымландырырга кирәк. 1 гектар җиргә лейка белән су сибеп бетереп булмый. Йә җиләк мыек суза, йә син аяк сузасың килеп чыга бит. Шуның өчен рәт саен пленка сузылган, ә аның эчендә су шланглары. Ул шланглар барысы бергә коега тоташа. Хәзер инде берсе генә җитми, икенче коены казыйлар. Сугару өчен кирәк чакта насосны кушасың, кирәк чакта аерасың. Җиләккә су күп кирәк, ди Дания апа. Әмма соңгы елларда табигать үзгәрде ди ул. Әйе шул, элеккерәк чорларны, көзге яңгырлар чорында, итек киеп тә урамның бер башыннан икенчесенә исән-сау чыгып җитүе бик авыр иде. «Килә ява бер болыт» дип моңлана-моңлана сукранулар да хата булган икән. Җир шунда суга тулысынча туенып кала, ди. Ә хәзерге яңгырлар урамдагы тузанны да басмый. 
 
Табигатьтәге цикллар үзгәрде, ел фасыллары үзләренчә килми, шуңа бакча культуралары ияләшә алмый, ди Дания апа. Тик эшлим дигән кеше андый гына борчуларны да үтеп чыга.



Җиләк белән быел гына ныклап шөгыльләнә башласалар да, барлык нечкәлекләрен дә беләләр дияргә була. 
 
- Күңелдә йөргән бер хыял иде ул. Шушы грантны откач, мөмкинлекләр дә артты. Кечкенә бакчада үстергән җиләк белән басуда үстергәне бер түгел, билгеле. Республиканың берничә районында булып, инде ничәмә-ничә еллар җиләк үстерү белән генә шөгельләнгән фермер хуҗалыкларында булып, танышып, өйрәнеп кайттык. Аннары гына ныклап эшкә тотындык. Шундый хуҗалыкларның берсе Минзәлә районында урнашкан. Алар белән әле хезмәттәшлек тә итеп алдык. Әлеге басуда утыртылган җиләкнең бер сортын Минзәләдән алып кайттык.

Җиләк үстерү кагыйдәләре

Реклама

Дания ханым ничек утыртулары, нинди сортларга игътибар итүләре, җиләк үстерүнең иң мөһим кагыйдәләре белән дә таныштырып китте:
- Утыртуга килгәндә: нәрсә генә чәчеп, нәрсә генә үстерергә җыенсагыз да, иң мөһиме - туфракны яхшылап сугарырга кирәк. Бу җиләккә аеруча кагыла. Дымсыз туфракка үсенте утыртудан, яисә орлык чәчүдән бернинди дә яхшы нәтиҗә көтеп булмый. Дым җитми икән, матдәләр алмашы бармый, үсенте тукланмый. Нәтиҗәдә җиләкнең үсеше туктала. Җиләкне гел үсентедән утырталар. Җиләк барлык көчен бер генә үсентегә юнәлдерергә тиеш. Шуның өчен кирәкмәгән мыекларын йолкып тору зарур.

- Җиләк үстергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Иң беренчесе - корткыч бөҗәкләр. Агу кулланганда, үсемлек өчен файдалылары да зыян күрә. Менә монысы да зур проблема, минемчә. Тик агу ише әйбер дә сипми булмый. Икенчесе - ашлама кертү. Кайбер кешеләр ашламаны күбрәк сибүдән уңыш арта диеп уйлыйлар. Бу, әлбәттә, хата. Чөнки туфрак үзе ашлы була икән, аңа ашлама кертүнең кирәге юк. Туфрак начар халәттә булса, минераль, органик ашламалар кертү зарур. Тик шунысын да истә тотарга кирәк: тамырга бирелә торган ашламаларны керткәндә, туфрак дымлы булырга тиеш. Коры туфракка кертелгән ашлама тамырны бары тик яндырачак кына.



- Кыш көне җиләкләрне туңудан ничек саклап калырга?
- Әгәр кар әйбәт төшә торган җир икән, әллә ниләр ябып тормасаң да була. Әгәр инде кыш салкын килә икән, арыш саламы - иң яхшы вариант. Арыш саламына гербицид сибелми, чиста була. Әле кимерүчеләр дә яратмый. Рәт арасына чүп чыкмас өчен дип тә арыш саламын ашлама итеп кулланырга була. 
- Быел уңышны күпме җыеп алдыгыз соң?
- Бу елны бөтенләй дә уңыш көтмәгән идек. Тик шулай да 1 гектардан 400 литр җиләк җыеп алдык. Җиләкне халык ярата, шунда ук алып бетерделәр. Әле шунысы да бар: җиләк үсентеләре җиләкнең үзенә караганда күбрәк сорала. Җиләкне бары тик җимеше өчен генә түгел, ә үсентесе өчен дә үрчетәбез.
- Җиләкне кайчан утыртсаң, яхшырак була?
- Җиләк утырту өчен иң кулай ай - август. Тик хәзер дөнья көннән-көн алга бара, әллә нинди технологияләр кереп бетте дисәк була. Шуңа күрә, җиләкне ел әйләнәсендә утыртып була. Яз көне дә, җәй көне дә, көз көне дә.

 «Фриго»да үскән «Хонеойе»

Сортларга килгәндә, беренче төрен Голландиядан кайтартканнар. «Хонеойе» исемле җиләк. «Фриго» дип аталган технология ярдәмендә үрчетелә. «Фриго» дигәне тәрҗемәдә «салкын» дигәнне аңлата икән. Җиләк үстерүнең методы шул. Үсентеләрне әзерләү өчен аларны шулай ук пленка белән ябылган рәтләргә утырталар. Үсентеләр сакларлык халәткә килгәч, аларны казып алалар. Бу вакытта һава температурасы 0 дән минус 3 тирәсендә булырга тиеш. Казып алу белән аларны салкын җиргә урнаштыралар. Тамырларны кисәргә, юарга ярамый. Кирәкмәгән яфракларын гына кисәләр дә,пленкалы капчыкларга урнаштыралар. Әлеге капчыкларны да махсус туңдыру камераларында саклыйлар. Температура 0 дән минус 2 тирәсе булырга тиеш.



Сәетзадиннар да шушындый үсентеләр сатып алалар. Яз соң килү сәбәпле, туң үсентеләрне шунда ук җиргә утыртмыйлар. Махсус эшләнгән кассеталарга утырталар, җиләкләр әкренләп шунда үсә башлый. Инде туфрак та җылынгач, кассеталардан җиргә күчереп утырталар. Күп кенә бакчачылар сүзенә колак салсаң, әлеге метод күпкә отышлырак икән. Нәтиҗәсе сөендерә торган. Тик халык әле моны аңларга теләми, ди Дания ханым. . 

Кибет Дания апа, җиләк җире Әхнәф абый исемендә булса да, барлык эшләрне дә алар зур гаиләләре белән бергәләп башкаралар. Кызлары Гөлинә "Бакчачы" кибетендә хезмәт куя, кияүләре Алмаз һәм киленнәре Энҗе бакча сезонында алыштыргысыз булышчылар булдылар, ди алар. Уллары Айрат тракторны ремонтлап, әзерләп биргән.


 
Эштән курыкмаган, үз хезмәтенә җаваплы караган һәр кеше җиләк үстереп, гаиләсен дә, үзен дә сөендерә ала. Гади, шул ук вакытта мөһим кагыйдәләрне саклап эш иткәндә нәтиҗә дә уңышлы булачак. Тик, бүген утыртып, иртәгә җиләк пешкәнен көтеп утырып кына эш бармый. Әйтәм бит, барысы да үзебездән, эшкә ничек караудан тора. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/jort_hem_bakcha/-il-k-utyrtu-chen-i-kulay-ay-avgust/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев