Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан Актанышта бәйрәм ярминкәсе оештырыла

Гадәттәгечә, бу көнне сатуга халыкта күпләп ихтыяҗ тудырган продукция чыгарылачак.

Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан ноябрь башында безне озын яллар көтә. Быел да Актаныш районында бәйрәм алды ярминкәсе оештырыла. Ул 2 ноябрь -  шимбә көненә тәгаенләнгән. 

Гадәттәгечә, бу көнне сатуга халыкта күпләп ихтыяҗ тудырган продукция чыгарылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә  фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре тәкъдим иткән  ит, сөт, май, балык, бөртек, шикәр, икмәк  кебек беренчел продукцияне чамалы бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев