Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Татарстанда “омикрон” штаммы таралу сәбәпле өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин

Татарстанда коронавирусның “омикрон” штаммы таралу сәбәпле өстәмә чикләү чараларын кертү күздә тотылмый. Республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова шулай дип белдерде.

— Президентка һәр көн саен эпидемиологик вазгыять турында җиткереп барыла. Әлегә өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый, әмма хәлләр үзгәрергә мөмкин. Көндәлек вазгыятьтән чыгып эш итәчәкбез, – дип аңлатып үткән ул. Галимова басым ясап әйткәнчә, чикләүләр кертү турында карар чирләүчеләр саны артуга карап кына түгел, бәлки чирнең авыр яки җиңел кичерелүенә, медицина учреждениеләренең дарулар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителүенә, буш ятак-урыннар санына карап та кабул ителә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда “омикрон” йоктыру очраклары теркәлә башлаган инде. 18 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, 11 кеше коронавирусның яңа штаммын йоктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев