Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Афәрин: Райондашларыбыз республикакүләм шахмат ярышында җиңде

Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат һәм шашка буенча республика ярышы узуы турында хәбәр иткән идек.

Әле генә район инвалидлар оешмасы Фәйрүзә Разетдинова Актаныш командасының җиңү яулавы турында хәбәр итте. Безнең шахматчыларыбыз 78 очко җыеп республика командалары арасында I урынны яулады. II урында 77 очко белән Кукмара, III урында 68 очко белән Саба командасы.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, киләчәктә дә яңадан-яңа биеклекләргә ирешегез, саулыгыгыз нык, күңелегез күтәренке, барыр юлларыз киртәләрсез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев