Актаныш

АКТАНЫШТА СПОРТ БӘЙРӘМЕ: “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары өстәл теннисы буенча җиңүчеләрне билгели

“Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары программасы нигезендә, бүген Актаныш районында рсепубликакүләм ярышларның иң кызган мәле.

Район үзәгендә урнашкан спорт объектларында Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән авыл яшьләре берничә спорт төре буенча көч сынаша. 

Өстәл теннисы буенча ярышлар яңартылган “Иман” спорт сараенда иртәнге сәгатьләрдән старт алды. Ике көн дәвам итәчәк уенда 33 команда катнаша. Һәр командада 3 вәкил үз районының данын яклый. 

Актаныш теннисчыларының беренче уены Норлат районы көндәшләре белән туры килде. Бу ярышта район данын Марат Солтанов, Илнур Динмөхәммәтов һәм Ләйсән Лотфуллиналар яклаячак. Аларга уңышлар телибез! 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: