Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕЗ СЫНАТЫРГА КҮНЕКМӘГӘН: Актанышлар булдыра – барысын да уздыра

Безнең спортчылар тарафыннан күп тапкырлар яуланган беренчелек быел да актанышлыларга насыйп булды.

Авыл хуҗалыгы районнары арасында традицион рәвештә узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында,  җиңел атлетика буенча ТР Чемпионаты  быел 11-13 май көннәрендә  Мамадышта  үтте.

Унбишенче тапкыр оештырылучы әлеге ярышларда республикабызның 12 районыннан килгән иң көчле спортчылар катнашты.

Актаныш данын яклап, тренерлар Рузил Тимеров, Ирек Мөхәммәтов  җитәкчелегендә,  спортта үз  йөзләрен булдырган райондашларыбыз  - Искәндәр Хадиев, Рәмис Хәсәнов, Айбулат Хуҗин, Фирүзә  Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева, Таңсылу Таҗивалар чыгыш ясады.

Безнең  спортчылар тарафыннан күп тапкырлар яуланган беренчелек быел  да актанышлыларга насыйп булды,  икенче урында – Баулы, өченче урында Азнакай районы командалары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев