Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БҮГЕН АКТАНЫШТА:Районыбызның спорт сулышына - еллык нәтиҗәләр!

Спортыбыз киләчәге - өметле! Җиңү артыннан җиңү яулаулар - ачык дәлил.

 Киңәшмә эшчәнлегендә муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе җитәкчесе Марсель Таһиров, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район Башкарма комитеты беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, авыл башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары, урынбасарлары, спорт учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тренерлары, физик культура укытучылары, спорт федерациясе җитәкчеләре, әлеге юнәлеш ветераннары белән берлектә алдынгы спортсменнар катнашты.

 

Көн тәртибендә: “Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе җитәкчесе” Марсель Шәрипҗан улы, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Минвәзыйх улы, Актаныш муниципаль районы Башлыгы Энгель Нәвәп улының чыгышлары булды. Шулай ук Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев чыгышы «Актаныш муниципаль районында Спорт төрләрен үстерү һәм спорт корылмаларын эксплуатацияләү проблемалары» хакында булды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров үз чыгышында–«10 төрдән артык күп төрле спорт мәктәбендә эшләү үзенчәлекләре» Лачын спорт мәктәбе мөдире урынбасары Лариса Константинова–«Актаныш муниципаль районы чаңгы спортын һәм  хоккейны көчәйтү программасы турында», Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Рамиль Гыйльфанов–“Актаныш муниципаль районында футбол, мини-футбол, футзал үсеше, Татарстан Республикасында тенденцияләр. Татарстанда ярышлар уздыру регламенты”, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов–“Авыл җирлегендә спорт-массакүләм эш” турында сөйләделәр.

Конференциянең максатлары, аларны гамәлгә ашыру юллары каралды. Укып бетереп кайтучы яшь белгечләргә район дәрәҗәсендә ярдәм программасы эшләргә, әлеге конференцияне үткәрүне  һәр ел саен тәэмин итәргә, спорт төрләре буенча федерация рәисләрен кичекмәстән билгеләргә, шимбә көнен нигездә ярыш көне диеп игълан итәргә, узган гасырның һәм хәзерге спорт легендаларын исемнәрен мәңгеләштерергә, муниципаль дәрәҗәдә спорт мәктәпләренең ярышларга йөрүнең транспорт чыгымнарын компенсацияләү механизмын оештырырга, спорт корылмаларын һәм җиһазларын эффектив куллануны мәктәп программасы кысаларында алга таба дәвам итәргә, спорт төрләре буенча җыеннар үткәрү планын булдыру–бурычлары билгеләнде.

 

Соңгы елларда аеруча популярлашып киткән республика районнары арасында ГТО буенча ел ахырындагы рейтингта–ел нәтиҗәләре буенча алдынгы урынга чыгабыз, Актаныш муниципаль районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районыбыз халкын даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә тартырга дигән максатлар агымдагы елда тагы да казанышларга ирешәчәгенә шик юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Спорт хәбәрләре Спорт яңалыклары Спорт 2022