Спорт яңалыклары тег белән яңалыклар
-
БЕЗНЕҢ РЕПОРТАЖ: Бүген Актанышта физкультурачылар көне уңаеннан райондашлар хөрмәтләнде(фотолар+бүләкләнүчеләр)
Актанышта Физкультурачылар көне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда зурлап билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов спорт сөючеләребезне тәбрикләде. Республика, Русия ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә, тренерлар, спорт ветераннары – гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар җыелды.
-
Актаныш көрәшчеләре Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогын яулады
Татарстанның Беренче Президенты Кубогына үтүче көрәш турниры Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясенең иң мәртәбәле бәйгесе. Ел саен әлеге Кубокны оту өчен Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актанышка республикабызның төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләр җыела. Быел исә Актаныш батырлары данлы якташыбыз Кубогын үзебездә калдырды, турнирда катнашкан 26 көрәшче ярышның җиңүчеләре булды.
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шахмат турниры гөрли(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген 7 май көнне районының Балалар иҗат үзәгендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов кубогына шахмат ярышлары башланып китте. Турнир Бөек Җиңү бәйрәменең 77 еллыгын кршылаулга багышланган. Ул кичке 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та катнашты.
-
Афәрин, яшь футболчыларыбыз!
Шушы көннәрдә, 25-26 нчы апрельдә Аксубай җирлегендә мини футбол буенча 2013нче елгы балаларның Татарстан беренчелегенең финал уеннары үтте. Актаныш командасы 2нче урынны алып кайтты.
-
Сәламәт яшьләр – лаеклы киләчәгебез!(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Актаныш җирлегенең "Батыр" спорт сараенда Татарстан Республикасының Мәктәп волейбол лигасы турнирының зона этабы үтә. Ярышлар кызу бара!
-
Яшь актанышлылар дзюдоны үз итәләр!
Дзюдо – көрәш сәнгатен һәм камилләшү фәлсәфәсен гармонияле берләштерә торган спорт төре. Ул физик көчне, реакциянең тизлеген, чыдамлыкны үстерә. Шушы көннәрдә Казанда һәм күрше регионның Дүртөйле шәһәрендә яшь көрәшчеләребез җиңүләре белән сөендерделәр.
-
Актанышта - көрәш ярышлары(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген җирлегебезнең "Батыр" спорт сараенда, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов призына көрәш ярышлары уза.
-
КҮРШЕЛӘРДӘН ҖИҢҮЛӘР БЕЛӘН:Яшь теннисчылар үсә
Бүген, ут күрше Башкортстанның чик Илеш районы үзәге - Яркәйдә өстәл теннисы буенча ачык турнир булды. Күптән түгел, бу мавыктыргыч спорт төре көне дә узган иде.
-
БҮГЕН АКТАНЫШТА:Районыбызның спорт сулышына - еллык нәтиҗәләр!
Спортыбыз киләчәге - өметле! Җиңү артыннан җиңү яулаулар - ачык дәлил.
-
БҮГЕН АКТАНЫШТА:Футбол ярышлары
Актанышта ТРның Кубогына футбол спорты буенча зона этабы бара. Районыбыз “Иман”нары Әлмәт һәм Мөслимнәрне җиңәргә дә өлгерде.
-
ТҮБӘН КАМАДА:Көрәшчеләребез җиңү яулады
Районыбыз көрәшчеләренең казанышлары - куанычлы!
-
КОТЛЫЙБЫЗ:Чаллыдан җиңү белән!
Бүген Чаллының "Таң" спорт мәктәбендә теннис буенча ачык беренчелек узды.
-
Актанышта - ТНВ кубогына ярыш!(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына волейбол ярышлары үтә.
-
Чаңгы сезонын яптык(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Ярышлар күңелле һәм файдалы үтте.
-
ИГЪТИБАР:Чаңгы сезонын ябабыз!
"Бүләк" базасында үтә!