Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Чаңгы юлы-2020”

“Россия чаңгы юлы-2020” Бөтенроссия чаңгы ярышы быел Актанышта ике көнгә дәвам итте. Бу катнашырга теләүчеләрнең күплеге белән аңлатыла. Ике көн буена “Бүләк” чаңгы аланы умарта күчен хәтерләтте.

“Россия чаңгы юлы-2020” Бөтенроссия чаңгы ярышы быел Актанышта ике көнгә дәвам итте. Бу катнашырга теләүчеләрнең күплеге белән аңлатыла. ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75, Актанышның – 310, районның 90 еллыгы кысаларында оештырылды ул. Барысы 1069 райондашыбыз чаңгыга басты. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде.

Ике көн буена “Бүләк” чаңгы аланы умарта күчен хәтерләтте. Бигрәк тә, 8 февраль  – шимбә бәйгесенә кызыксыну көчле иде. Чөнки балалар бакчасына йөрүче нәниләребез һәм башлангыч сыйныф укучыларының узышканын карау өчен әти-әниләре, тәрбияче, педагоглары да күпләп җыелды.

9 февраль ярышы исә осталыкта көч сынашуга тиң. Шуа-шуа чыныккан, камиллеккә ирешкән спортчылар янында һәвәскәрләр дә үзләрен иркен хис итте шикелле.

Шимбәдә дә, якшәмбедә дә кояшлы, салкын һава торышы сакланды.Чып-чын кыш иде.

– Бүгенге көн үзенең матурлыгы, кояшы, энҗе кары, салкыны белән белән аерылып тора. Барыбыз да шат күңел белән, рәхәт итеп шуарга җыелдык, – дип, беренче тәэсирләре белән уртаклашты “Ромашка” балалар бакчасы җитәкчесе Ләйсән Мәрдәнова.

– Чаңгыда шуу – бик яхшы спорт төре. Бөтен мускулларны эшләтә. Саф һава. Телевизор карап, артык авырлык җыеп ятканчы, чаңгы шушуың хәерлерәк, – диде табибә Рифа Ибраһимова.

Беренче көнге ярыш нәтиҗәләре буенча: “Тылсым” һәм “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Дилия Әнвәрова, Камил Кәшбразыев беренче урынга ия булды. Башлангычлардан Нәзилә Кашапова, Раил Бакиров, Чулпан Ибраһимова, Эмиль Мансуров яшьтәшләрен узып китте.

Икенче көнге ярыш нәтиҗәләре буенча: мәктәп укучыларыннан Ләйсән Хәсәнова, Салават Фәхриев, Резеда Басыйрова, Илшат Шакиров, Рената Мөхәммәтдинова, Илнур Хәсәнов финиш сызыгына беренче килде.

Яшьләр, урта һәм өлкән буын кешеләре арасында Ирина Муллаянова, Камил Могътазиров, Алсу Вәлиева, Ирек Мөхәммәтов, Рифа Ибраһимова, Илфат Иманаев, Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.

Дилә Идрисова, Хәләф Әхтәмов иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев