Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фәрит Әхмәдишин Кубогына үткәрелгән чаңгы ярышында районыбызның 1-11 сыйныф укучылары катнашты

Фәрит Әхмәдишин Кубогына үткәрелүче чаңгы ярышын районыбызның яшь спортчылары көтеп ала. Бүген бу традицион бәйге «Бүләк» чаңгы трассасында оештырылды. Ярышларга Татарстанның атказанган спорт остасы Галимҗан Мансуров хөкемдарлык итте.

              Актанышның күренекле чаңгы остасы, бик күп чаңгычылар тәрбияләгән Фәрит Әхмәдишин исемен мәңгеләштерә торган ярышта районыбызның 1- 11 сыйныф укучылары килгән иде. Ярышлар ГТО нормаларын тапшыру кысаларында оештырылды.

          Төп белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары арасында Байсар командасына тиңнәр табылмады. 
           Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 1 урында Актанышның икенче санлы мәктәбе, 2 урында Киров мәктәбе.


       5-8 сыйныфлардан Әтәснең ике командасы, Теләкәй, Актанышның беренче һәм икенче санлы, Сәфәр мәктәпләре призлы урыннар яулады.

          9-11 сыйныфлардан Актанышның беренче санлы мәктәбе- җиңүче, Актанышның икенче мәктәбе-икенче, Сәфәр омандасы өченче урында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев