Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Физкультура укытучылары ярышты

18 март көнне "Бүләк" чаңгы трассасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән тәүге тапкыр физкультура дәресе педагоглары һәм тренерлар ярышы оештырылды.

                                  Аның төп максаты: спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү иде. 
                                  Беренчелекне үзләренең яшь категорияләрендә–Равил Хаҗиев(Актаныш беренче санлы мәктәбе), Нарис Габдуллин(Иске Сәфәр), хатын-кызлар арасыннан Гөлнара Кәлимуллина(Байсар) яуладылар. Шулай ук алардан калышмыйча 2 һәм 3 урыннарга Ирек Мөхәммәтов(Актаныш беренче санлы мәктәбе), Илмир Исламов(Гимназия), Илсур Гиздәтуллин(Теләкәй), Марат Гыйльметдинов(Чалманарат) һәм Лилия Усманова(Мари Суыксуы) ирештеләр.
Мондый казанышларга ирешүләре–укытучыларның үз мисалларында балаларга үрнәк күрсәтәләр икәннең дә ачык дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Актаныш Актаныш районы ярышлар ярыш Физкультура