Актаныш

ГОРУРЛЫК: Актаныш шахматчылары - республика чемпионнары

15-18 ноябрь көнне Казанның үзәк шахмат мәктәбендә җиденче тапкыр классик шахмат буенча республика чемпионаты үтте. 14 команда катнашты.

Актаныш район командасы чемпион исемен алды. Бу – аларның алтынчы мәртәбә республика чемпионы исемен яулаулары!


Команда составында: Ригинат Нуриәхмәтов, Ленар Газыев, Марат Имамов, Фәһим Галимов, Роза Гыймазова, Илдар Имамов, Таһир Хөрмәтуллин, Фирүзә Нәбиева. 


Тиз йөрешле шахмат, блиц-5 минутлык шахмат, классик шахмат – өч төрле ярышта да безнекеләр беренчелекне бирмәделәр. 


Районыбыз данын яклап, җиңү яулаган шахматчыларны чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: