Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Иң шәп туп чөючеләр Актанышның икенче мәктәбендә һәм гимназиядә укый

Бүген «Батыр» спорткомплексында мәктәпләрнең волейбол лигасы узды.

          Районыбыз элек-электән волейбол спортын үз итүче яшьләре белән данлыклы. Алар ир уртасы булгач, кайберләре лаеклы ялга чыккач та туп чөюдән туктамый. Әледән әле оештырылып килгән бәйгеләрдә катнаша.

              Бүгенге волейбол лигасы яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, волейбол спортына кызыксыну уяту, көчлеләрне ачыклау максатыннан оештырылды. Бүгенге воейбол лигасында ун егетләр командасы, дүрт кызлар командасы катнашты.  

              Иртәннән үк башланып киткән уеннарда Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы 1 урынны үзенеке итте. Азга гына калышып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназя-интернат егетләре 2 урынга лаек булды. 3 урында Пучы командасы.

                Кызлар арасында беренчелек гимназия командасында, 2 урында Киров мәктәбе кызлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев