Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Келәмдә кызлар да бил алышты

2006 елгы һәм яшьрәк малайлар, кызлар арасында “Көрәш” бәйгесе булып үтте. Кадет интернат-мәктәбендә уздырылган әлеге ярышта 76 спортчы көч сынашты. Малайлар 8 үлчәү авырлыгында татарча көрәш буенча бил алыштылар. Кызлар исә билбау алымында көрәште. Бу аларның олы келәмдә беренче тапкыр көч сынашулары иде. 3 төрле үлчәү авырлыгында бил алышкан 14 кыз көндәшләрен җиңү өчен спорт алымнарын яхшы белүләрен күрсәтте.

Актаныш һәм Минзәлә районнарының спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучыларга бу ярыш  җиңүчеләрне ачыклау гына түгел, ә осталыкны арттыру чарасы да булды. Бәйге Илнар Насырыев, Илназ Мәгъдәнов, Рөстәм Габитов иганәчелеге белән оешкан төстә узды. Кадет мәктәбе ярышта катнашучыларын кайнар аш белән сыйлады.
Тимур Рузибаев (Пучы), Муса Әнвәров (Актаныш), Газинур Хәеров (кадет), Искәндәр Басыйров (Актаныш), Альберт Хәйретдинов (кадет), Реназ Авзалов (кадет), Салават Кашапов (Татар Ямалы), Гомәр Латыйпов (Актаныш), Кирил Облицов (кадет) үз үлчәү авырлыкларында батыр калды. 
Радмир Хаҗиев (Актаныш), Таһир Вәлиев (Иске Кормаш), Ренат Садретдинов (Актаныш), Ренат Догофеев (кадет), Әмир Сираев (Актаныш), Хәйдәр Ибраһимов (Иске Кормаш), Риназ Дәүләтов (Актаныш), Рафил Корбангалин (Иске Богады), Ильяс Харрасов (Актаныш) II урынга ия булды.
Ренар Сәйфуллин (Татар Ямалысы), Рушан Әхмәтов (Яңа Әлем), Илмар Харрасов (Актаныш), Илфир Хөҗҗәтов (Яңа Әлем), Илфат Газизов (Актаныш), Гадел Исламов (Иске Кормаш), Әскәр Гәрәев (кадет), Мөнир Фәррахов (Яңа Әлем), Сөләйман Хәсәнов (Актаныш), Рөстәм Шакирҗанов (Актаныш), Илназ Шакиров (кадет),  Данил Фазылов (кадет), Максим Миннелбаев (кадет), Данил Мәгрупов (кадет), Ранис Закиров (Актаныш), Дамир Нуртдинов (кадет) –пьедесталның өченче баскычында.
Көрәшче кызлардан 
40 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Алия Бикинина (кадет) – II, Румилә Әхмәтова (Яңа Әлем) – III; 50 кг га кадәр: Айсылу Шәйгәрдәнова – I; 60 кг га кадәр: Светлана Кузьмина (Такталачык) – I, Ралина Гыйндуллина (кадет) – II, Айзилә Хөрмәтуллина (технология техникумы), Валерия Данилова (кадет) III урынга ия булдылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев