Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шимбә, якшәмбе көннәрендә “Лачын” боз-спорт сараена массакүләм шууга рәхим итегез!

Районыбызның “Лачын” боз-спорт сарае һәркемгә ачык.

          Биредә балалар, яшьләр өчен атна дәвамында шөгыль-дәресләр узса, ял көннәрендә 17.00-21.00 сәгатьләрдә массакүләм шуу оештырыла.
           Хоккей ярышларын карарга яратучыларга бу атнада ял. Ә менә 20 февральдә “Лачын” бозы хәтәр кызарга охшап тора- бу көнне боз сараенда 2007 нче елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге турниры көтелә. “Лачын” егетләре Азнакайның “Алтын алка” командасы белән уйнаячак. 

 

            2009 елгы уенчылар Нурлат шәһәренә юл тотачак. Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелә торган бәйгедә “Ледок” командасы белән очрашачак.
Бүген исә командалар остазлары белән берлектә ярышларга әзерләнә. 

Реклама


         Уңышлар үзегезгә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев