Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

БЕЗНЕҢ УҢЫШЛАРЫБЫЗ: “Яшь армиячеләр, алга!” хәрби-спорт уенының зона этабында Актаныш кадет мәктәбе беренче урын алды

Казан шәһәренең "Патриот" хәрби әзерлек үзәгендә “Яшь армиячеләр, алга!”дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы 10 сентябрьдә узды.

Хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Фарухшин Дамир җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы әлеге уенда катнашып, беренче урын яулады. Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган “Патриот”  оешмасы директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм февральдә узачак финал ярышына юллама алдылар.

Команда хәрби әзерлек буенча – I урын, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда – III урын, теория буенча – I урын, cтрой белән йөрүдә – I урын, ераклыкка граната ыргытуда – I урын, тартылу буенча – I урын, 60 метрга йөгерүдә – II урын, хәрби-тактик уенда  I урын яулады.

Команда составында  Фарухшин Нияз, Зянгиров Радик, Даянов Илнар, Исанов Вадим, Салихов Мансур, Николаев Станислав, Данилова Валерия, Гиндуллина Ралина, Чичков Егор, Мөхәмәтдинов Данил чыгыш ясадылар,  хәрби әзерлек, спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.

 

Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәрухшин Дамир, физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Ленар, “Россия тарихы битләреннән” номинациясенә әзерләүче тарих укытучысы Авзалов Радиславның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев