Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ни өчен йоклаганда аяклар юрган астыннан чыгып торырга тиеш?

Бүлмәдә 15-18 градус җылы булганда, йоклар өчен оптималь шартлар формалаша.

Йоклаган вакытта кешенең аяклары юрган астыннан чыгып торырга тиеш. Төнгә җылы оекбаш киеп яту бөтенләй дә ярамый. Бу турыда MedikForum.ru сайтына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Йоклаганда тән температурасы бераз төшә. Организм бераз гына суынырга тели, чөнки эчке системаларның эшчәнлеген табигый юл белән акрынайтып, нормаль йокы өчен шартлар тудырыла. Тулысынча юрган белән ябынып яткан кешеләр артыгын җылына, тирли, аларның йокысы бозыла.

Табиблар фикеренчә, кешеләрнең азы гына 15-18 градус температуралы бүлмәдә йоклый. Бу — йокы өчен оптималь температура. Гәүдәнең җылылыгы нәкъ менә аяклар аша суынырга тиеш. Аяклар юрган астыннан чыгып торса, организмга тән температурасын көйләү җайлырак була, йокыга комачаулый торган артык җылылык чыгып бетә, диелә хәбәрдә.

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев