Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!

Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.

                                        “Китап” –FM радиосы вәкилләрен һәм танылган җырчыбыз Фәрит Низамиевны Актанышта, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае каршындагы мәйданда каршыладык. Биредә без, “Актаныш таңнары” газетасы мөхәррияте – коллегаларыбыз белән очрашуны көтә идек. Белгәнегезчә, районыбызның йөзек кашы, аның һәр сулышының көзгесе булган “Актаныш таңнары” иҗтимагый-сәяси газетасы 90 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Бу уңайдан төрле күңелле чаралар, матур вакыйгалар циклы гөрли. Әле дә без, кызыклы уеннар оештырдык, Рәсәйкүләм “Бүләк” аланында ял итүче балаларны да чакырдык, җирлегебезнең һәр сабыена күңелле истәлек, бәйрәм кәефе бүләк итәргә булдык.


                                        Чараны Актаныш мәдәният учагы вокаль ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрде. Тамашачыларны һәм ерак юлларны якынайтып килгән мәдәни десантны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева ихлас сәламләде, ямьле кичләр теләде.

Арытаба сүз “Китап” радиосыннан килгән нәфис сүз осталарына һәм җырчыларга тапшырылды. Сөенечле, безнең якташыбыз, Күҗәкә авылы кызы – Лилия Кадыйрова әлегесе көнне бу радионың башкарма продюссеры вазыйфасында эшли. Фәрит Низамиев, Сәйлән, Зарина Хәсәншина, Ильяс Шәриповларның чыгышлары да халыкны таң калдырды.

                                        “Актаныш-информ”ның “Актаныш таңнары” газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе Айнур Гыймадиев матур җәйге бәйрәм кичәсе белән котлады. Безнең газетага язылып отыш уенында җиңгән райондашларга сарык бәрәненә сертификат, телевизорны бирдек. Алар чын күңелдән куанды.
Янәшәдәге генә мәйданчыкларда безнең редакция журналистлары һәм матбугат хезмәткәрләре балалар өчен шаян уеннар оештырды. Бүләкләр өләште. Биредә Филизә Гомәрова, Әлфия Мөхәммәтова һәм Фәния Рәшитовалар уенчык, төрле баллы-татлы ризыкларны җептән кистереп, Айсылу Мөхәмәтдинова һәм Таңсылу Фәрдиевалар кашык белән су ташу, Рузилә Хәсәнова һәм Резеда Шәмсегалиевалар чүлмәк вату уеннары белән бала-чаганың күңелен күрде. Татарстан китап нәшриятенең китапларын да алу мөмкинлеге бар иде. 

"Актаныш таңнары" заман белән бергә, бер-ике адым алданрак та атлый дисәк, һичшиксез ялгыш булмас. Без бу матур чараны турыдан-туры видеотрансляция аркылы күрсәттек, сез аны әлеге сылтамалар аша "Вконтакте"дагы сәхифәбездә карый аласыз: https://vk.com/wall-31077111_46182https://vk.com/wall-31077111_46184.


                                        Бәйрәм кичәсенә килгән һәркем яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алды, рәхәтләнеп, брусчатканы “дер селкетеп” биеде, кушылып җырлады!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш татмедиа Татарстан яңалыклары Актаныш таңнары #АктанышҮткәннәнКиләчәккә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Безнең фоторепортаж Актаныш тарихы Татар-информ Бөтендөнья татарлар конгрессы АКтаныш муниципаль районы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"