Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Ромашка"да - төбәк семинары

Бүген Актаныш районының “Ромашка” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төбәк семинары үтте. Аның эшендә ут күршеләр - Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары һәм директорлары, мәгариф идарәсе методистлары катнашты.

                                         Темасы "Цифрлы технологияләрне актив кертү аша белем бирүнең сыйфатын күтәрү" булды. Әлеге тематика Татарстаныбыздагы Цифрлаштыру елы уңаеннан аеруча актуаль һәм мөһим!

                                         Семинар эшчәнлегендә төрле фикер алышулар, кызыклы һәм үзенчәлекле форматларны кулланып тәҗрибә уртаклашулар гамәлдә булды. Актаныш педагоглары һәм тәрбиячеләр осталыкларын коллегаларына мультистудия, интерактив логопедик комплекс, робототехника, физик үсеш, сөйләм үсеше дәресләрендә заманыбыз куйган таләпләр белән, инновацион технологияләр ярдәмендә күрсәттеләр. 

                                         Семинарда катнашучылар бакча педагоглары эшчәнлеген югары бәяләп, үзләре өчен "Ромашка"дан күп нәрсә алуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Актаныш сулышы Балалар иҗаты Балалар бакчасы Ромашка