Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘНВӘРОВЛАР НӘСЕЛЕ СЫНАТМЫЙ УЛ: Илфат Әнвәров турнирының җиңүчеләре билгеле (БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Иң кечкенә көрәшчеләрне бүләкләгәндә җиңүчеләр пьедесталына берьюлы өч нәни Әнвәровның күтәрелүен Илфат аганың рухы, сөенеп, күкләрдән күзәткәндер, мөгаен.

Бүген Актанышның универсаль спорт комплексына җыйналган яшь көрәшчеләр күпләрне көрәш серләренә төшендергән, Актанышка 4 көрәшче егет бүләк итеп, шул рәвешле атаклы Әнвәровларның көрәшчеләр нәселен таныткан,  күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе, легендар Илфат Әнвәровның исемен дүртенче тапкыр Актаныш келәменә алып менде.


 Яшүсмерләр арасында оештырылучы әлеге бәйгегә быел Азкакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Башкортстан республикасыннан килүчеләр дә бар иде. Шуңа күрә дә турнирның шактый вакытка сузылуы беркемне дә гаҗәпләндермәде. Хәер, “Келәм батыры” исеменә ия булу өчен бил алышкан егетләр вакыт белән исәпләшеп тордымы икән?


Келәмдәге көрәшчеләр өчен җан атарга килүчеләр дә шактый иде. Әнвәровларның гаилә дуслары бүгенге турнирда иганәчеләр буларак та катнашып, дуслыкның никадәр кадерле һәм олуг ядкәр икәнен раслады. Бүгенге турнир өчен махсус бүләкләрне алуга нәкъ менә алар ярдәм иткән иде. Көрәш бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашкан районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев әнә шундый олы җанлы иптәшләргә Э.Н.Фәттахов имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Илфат Әнвәровның уллары исә быел да һәр үлчәү категориясендә беренче өчлеккә кергән көрәшчеләргә акчалата бүләкләр әзерләгән иде. Хәләл хезмәтнең кадерен белүче Илфат аганың дәвамчылары турнир өчен приз фондын үз куллары белән булдыра - пай җирләрендә икмәк үстереп, шуны реализацияләгәннән кергән акчаның бер өлеше ул. Тир түгеп алган хезмәт җимешенең гадел көрәштә җиңүчегә бүләк булып тапшырылуы алар өчен аеруча куанычлы. Әтиләренең данлыклы исеме бүген дә халык арасында яшәп килүендә әлеге асыл егетләрнең  дә роле зур. Бүген алар Илфат абый салган сукмакны киң юлга әверелдерүчеләр.

Реклама

Иң кечкенә көрәшчеләрне бүләкләгәндә җиңүчеләр пьедесталына берьюлы  өч нәни Әнвәровның күтәрелүен Илфат аганың рухы, сөенеп, күкләрдән күзәткәндер, мөгаен.  Аның нәселе, аның каны бит! 


Шәхси беренчелектәге бүләкләнүчеләр арасында  Актаныш егетләре белән беррәттән кунаклар да бар иде.  Командалар арасында урыннар исә район мәктәпләре арасында гына билгеләнде. 


Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын – Тат.Ямалы  мәктәбе;
2 урын – Иске Богады  мәктәбе;
3 урын – Яңа Әлем мәктәбе;

Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
1 урын - 1 нче санлы  Актаныш мәктәбе;
2 урын - Кадет-интернат мәктәбе;
3 урын – Пучы һәм Татар Суксу мәктәбе;


Шул рәвешле, Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылган турнирның күчмә кубогы быел да көрәшче әтинең көрәшче улы әзерләгән командада калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев