Муниципаль идарә өлкәсендә райондашларыбыз югары бәягә иреште
Хакимият сәгате

Муниципаль идарә өлкәсендә райондашларыбыз югары бәягә иреште

«Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында райондашларыбыз зур бүләкләргә лаек булды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны «Профсоюзның иң яхшы социаль партнёр — җитәкче» номинациясендә җиңүе белән тәбрик итәбез! Бу – районыбызда кешеләрне ишетә белүнең һәм командада эшли белүнең иң югары күрсәткече.

Муниципаль идарә өлкәсендә райондашларыбыз югары бәягә иреште

Шулай ук Алисә Корбангалинаны (Финанс-бюджет палатасы) һәм Регина Сәлахованы («Актаныш-информ») котлыйбыз. Кызлар икътисадны үстерүгә керткән өлешләре һәм район тормышын сыйфатлы яктыртканнары өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Муниципаль идарә өлкәсендә райондашларыбыз югары бәягә ирештеХөрмәтле хезмәттәшләребез, һөнәрмәнлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең белән горурланабыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!



Нет комментариев