Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ КЫРЫМДА ДА ЗУР ТАНЫЛУ АЛДЫ: Кырым - Актаныш – бу маршрут безгә таныш!

Актанышта бик матур традиция яшәп килә – бездә уңышка ирешкәннәрне хөрмәтли беләләр. Зур сәхнәләрдә генә түгел, ә минуты-сәгате белән үк.

Хәтерләсәгез, 11 март көнне  Актаныш  хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион булып танылган «Лачын» спорт мәктәбе кызларын хакимият бинасы янында ук каршы алган иде. Аларның җиңү белән кайтулары бөтен район өчен бәйрәмгә әверелде. 

28 июнь көнне исә Балалар иҗат үзәгенең Ниссо Романова һәм Роман Миндияров җитәкчелегендәге “Образ” балалар бию студиясе Кырым кадәр Кырымнан(!!!) зур җиңү алып кайтты. Район халкы бу юлы да үз горурлыкларын автобусдан ук каршы алды. Бер атна чамасы Кырымда булып, ике көн дәвамында поездда, Уфадан Актанышка автобусда кайткан биючеләребез, чын мәгънәсендә, корабльдән балга эләктеләр. 

 VII халыкара фестивальдә катнашып,  I дәрәҗә лауреат исемен яулау – Актаныш өчен генә түгел, Татарстан өчен дә зур мәртәбә. Актанышның биюче балалары Республикабызны илгә танытты. 

Зур-зур шәһәрләрдән килгән коллективлар безнең балаларның биюен тамаша кылганнан соң, ә сез кайсы каладан?- дип кабат-кабат сорадылар. Актаныш! Татарстан! дигәч, алар гаҗәпләнде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, шәһәрләрнең борынына чиртә алдык бит без! - дип, Кырым хәтирәләрен барлады Роман Миндияров. 

Биючеләрне, аларның әти-әниләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, «БлагоДарение»  фонды рәисе  Ф.М. Салиховлар сәламләде. Ата-аналар исеменнән җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре ирештерелде, алар күрсәткән матди ярдәм булмаса, Кырым – Актаныш йолдызларын, Актаныш йолдызлары Кырымны күрә алмаган булыр иде. 

Образлылар  әлеге иҗат бәйгесендә “Будущее планеты” иҗади  төбәкара җәмәгать оешмасы һәм “Звездная волна” заманча сәнгатьне үстерү халыкара федерациясенең дипломына ия булганнар, район сәнгать мәктәбе укытучысы Резеда Шәйдуллина җитәкчелегендә пианинода уйнаучы балалар да бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, II – III дәрәҗә лауреат исемен алганнар. Афәрин, балалар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев