Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” ЯЗДЫ: Акциягә 2000нән артык райондашыбыз кушылды (ФОТОЛАР)

19 октябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант”дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Дүртенче ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага актанышлылар да кушылды.


Район буенча барлыгы 31 мәйданчыкта теләгән һәркем ирекле рәвештә һәм бушлай татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.  Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.  Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу. 


Бу фикерне Актаныш районында да еш ишетергә туры килде. Чарада катнашучы һәркем акциядә катнашып, татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. 

Бу көнне Роберт ага Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән алынган бер өзек ничә мәйданчыкта, ничә тапкыр яңгырады икән? Аны мөгаллимнәр,фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре укыды. 

Реклама

Актаныш районында быел “Татарча диктант” язучылар санының шактый артуын билгеләп үтте оештыручылар. 2000нән артык кеше арасында укучылар, укытучылар, ата-аналар, өлкәннәр дә бар иде. Узган елгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, өлкән буын вәкилләре диктантны хатасызрак язулары белән аерылып торган. 


Актанышның беренче санлы мәктәбендә диктант текстын татар телчеләре укыса, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта ул  катнашучыларга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов һәм район ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыев тарафыннан җиткерелде.


Шул рәвешле Актаныш районы халкы бердәм төстә “Татарча диктант” акциясен хуплап, аңа кушылды. Бер айдан исә аның нәтиҗәләре билгеле булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев