Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ - ЯРКӘЙ ЧЕМПИОНАТЫ: Юк, булдырып булмады... (ФУТБОЛДАН ҖИТЕЗ МАТЕРИАЛ)

Бүген Актаныш районы чиктәш Башкортстан республикасының Югары Яркәй районы футболчыларын кабул итеп, ут күршеләр арасында "туплы күпер"гә башлангыч салды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов инициативасы белән тормышка ашырылган иптәшләрчә чемпионатка ике команда да ныклы әзерлек белән керде: актанышлылар җирлекләр арасында барган ярышларда туп тибү осталыкларын чарлаган булса, яркәйлеләр чыныгуны Башкортстан чемпионатында алган. 

Көндәшләрнең зур көчкә ия команда икәнен актанышлылар да танымый кала алмады: Башкортстан чемпионатында бишенче урынны яулаган "Илеш" командасының Актанышка җиңү артыннан килүе бәхәссез иде. Моны команда җитәкчесе, Югары Яркәйдәге 1нче санлы спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдинов  та  уен башында ук ныклы ышаныч белән белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә Илеш районында спортка зур игътибар юнәлтелгән. Район башлыгы Илдар Мостафинның  терәген тоеп яши алар. "Югары Яркәйдә ике спорт мәктәбебез бар, спорт мәйданчыкларыбыз сафта. Шулай да спорт объектларының саны һәм җиһазланышы буенча Актаныш районы күпкә алда бара. Кызыгырлык, сокланырлык шартлар биредә", - дип искәртте Айдар Рим улы. 

Уеннарга стартны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы бирде. Ул командаларны сәламләп, һәр ике якка да лаеклы уен теләде. 

Баштагы мизгелләрдә чемпионат тубы яркәйлеләр капкасы ягына тәгәрәде. Уен да, нигездә, көндәшләр ягында барды. Әмма беренче таймның яртысы үткәндә кунаклар җанланып китте: кунак булсаң, тыйнак бул мәкален футбол уенына һич кенә дә кулланырга ярамый. Актанышлыларның капкасына бер-бер артлы кергән өч гол җанатарларны гына түгел, команданың үзен дә аптырашта калдырды. Шул рәвешле беренче тайм, яркәйлеләр файдасына, 3:0 исәбе белән тәмамланды. 

Ике командага да әлеге уеннар артык кыйммәт иде: үзәк стадионда ике команда ике республиканың данын яклады.Шуңа күрә дә икенче таймда актанышлылар да үҗәтрәк уен күрсәтте. Беренче голны да алар кертте. Югары Яркәй капкасына кергән беренче тупның хуҗасы Искәндәр Мортазин булса, икенче тупны Салават Кәшбрәзиев кертте.

Тайм тәмамланырга санаулы минутлар калганда уен тәмам кызды: 3:2 белән барган исәпне тигезләр өчен Актаныш егетләре бар көчләрен куйды, әмма Россиякүләм чемпионатта чыныгу алган ике егете дә булган "Илеш" командасын җиңәрлек була алмады уен. Чиктәш районнарның иптәшләрчә чемпионаты 3:2 исәбе белән ахыргы ноктага килеп җитте. 


Районның яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе командаларның уенына йомгак ясап, иң яхшы уенчыларны атады. Аларга истәлек бүләкләре һәм грамоталар тапшырылды. Алга таба да спортта бердәмлекне саклап, очрашып торырга сөйләште көндәшләр. Кем белә, бәлки  район башлыклары катнашындагы  икенче очрашу инде бик тиздән булыр!? 


Уен төгәлләнгәч тә кайнарлыклары сүрелмәгән егетләр пенальти серияләре аша да  көчләрен сынап карадылар. Исәп монда да Югары Яркәй командасы файдасына төгәлләнде. Юк, иптәшләр,бу юлы булдырып булмады...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев