Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘДЕ: Актаныш өметләрне аклады, җирлекләр лаеклы уен күрсәтте (+ ШӘП ФОТОЛАР)

20 июль кичендә Актанышның үзәк стадионында бу елның тәүге зур футбол чемпионаты төгәлләнде.

 Икенче ел рәттән оештырылып килүче әлеге спот бәйрәмен тамаша кылырга район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе килгән иде. Җирлекләрнең җыелма командалары арасында иң көчлесен билгеләячәк финал уеннарын авыл башлыклары да күзәтте. Хәер, аларны иң актив җанатарлар рәтенә дә кертеп була,бигрәк тә финал уеннарында катнашкан Иске Байсар, Яңа Әлем, Такталачык җирлеге башлыклары, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесен вакытлыча алыштырып торган Илфира Сергеевалар команда составындагы егетләрдән ким дулкынланмагандыр. Алар футболчыларның һәр уңышы өчен сөенеп, хаталары өчен көенеп, егетләрне үз киңәшләре белән канатландырып торды. 


Яңа Әлем белән Иске Байсар командалары старт биргән уен шактый “кайнар” башланды, көчләрнең бер дәрәҗәдә булуы җанатарларны тагын да кыздырды. Ипке команданың берсе дә бирешергә теләмәде: тупны аяк белән дә, баш белән дә чөйде алар. Командадагыларның бердәмлеге дә ачык чагылды уен барышында: тупның җиргә төшкән вакыты сирәк булды – ул әледән-әле команда төзегән үтә күренмәс  маршрут буенча капкадан-капкага юнәлде. Беренче тайм 0:0 исәбе белән тәмамланды: ике команда да икенче таймга тагын да үҗәтләнебрәк, оешыбрак керде. Нәтиҗәдә, капкалар бу уенда тупсыз калды - баш хөкемдарның сыбызгы тавышы уенның тәмамлануын хәбәр итте. 


Районкүләм футбол чемпионатының өченче урын иясе матчтан соңгы пенальтилар сериясе белән билгеләнде. “Пенальти – лоторея билеты инде ул. Я отасың, я отыласың - икесенең берсе ”,- дип, ике җирлек башлыгы, кулларын йодрыкка төйнәп, соңгы нәтиҗәне көтте. Ахырга кадәр бертигез барган исәпне Иске Байсар командасы үз файдасына төгәлләде. Узган елдагы уңышны кабатлауга иреште җирлек – өченче урын аларныкы! 


Футбол мәйданына Актаныш һәм Такталачык командалары чыккач, стадионда моңа кадәр артык сизелмәгән киеренке атмосфера барлыкка килде. Беренче таймда Такталачык командасы Актанышны 1:0 исәбе белән җиңгәч, халык “ах” итте. Узган ел да чемпион титулын Татар Суксу командасына биргән Актаныш футболчылары быел  да сынатса, аларга булган ныклы ышаныч шактый какшыйсы иде.  Аның каравы, Такталачык бу минутларда бәхетле мизгел кичерде – җиңүгә ышанычлары да бермә-бер артты җирлекнең. Сүз уңаеннан, без дә ярымфинал уеннары алдыннан үзебезнең инстаграм социаль челтәрендә  сораштыру үткәрдек: халык кайсы җирлек командасын җиңүче итеп күрә? Иң күп тавышны актанышлылар җыю артык гаҗәпләндермәде, ә менә  Иске Байсарны җиңүчеләр рәтенә нибары 25 тавыш бирүче керткән. Такталачыкка, Яңа Әлемгә дә өч дистәдән артык җанатар гына җиңү юраган иде. 


Икенче тайм кискен уен белән аерылып торды. Футболчыларның кылдай тартылганлыклары аларның уенында гына түгел,үзара мөнәсәбәтләрендә дә чагылды. Бу аңлашыла да, үзәккә чемпионлык статусы кулган иде – бер генә команда да сынатырга уйламады. Уен ахырга якынлашканда әллә  такталачыклылар җиңү исенә исерде,әллә актанышлылар соңгы көчләрен тулысынча туплап бетерде: көтелмәгән хәл хәтта җанатарларны да ду китерде. Тайм төгәлләнергә 3 минут калганда, Актаныш командасыннан Илнар Ибнеев каршы як капкага күптән көтелгән “гол”ны кертеп, исәпне тигезләде. Бу мизгелләрдә, һич арттыру түгел,  стадион “күтәрелде”, җәмәгать.


Бу юлы да чемпионны пенальти серияләре билгеләде. Актаныш авыл җирлегенең яшьләр җыелма командасы үзләренә булган өметне тулысынча аклауга иреште. 


Чемпионатның финал уеннарыннан соң иң оста футболчылар аерым хөрмәтләнде. Аларга грамоталар һәм осталыкларын дәлилләүче бүләкләр тапшырылды. Чемпионат шартлары буенча, җиңү яулаган командаларның составын тәшкил иткән уенчыларга медальләр, кубоклар тапшырылды. Тир түгеп алган әлеге дәрәҗәле бүләкләрне егетләргә Актаныш районы башлыгы  Э.Н.Фәттахов тапшырды. Энгель Нәвап улы футбол чемпионатының эстафетасын оешма-предприятиеләр кабул итеп алачагын хәбәр итеп, аларга уңышлар теләде. Башлык  шулай ук Актаныш районының иң көчле футболчыларыннан торган җыелма команда булдырып, ут күршеләребез - Башкортстан республикасы Илеш районы уенчылары белән дусларча матч оештырырга тәкъдим итте. 


Автордан: Районкүләм чемпионатта катнашмаган Аеш, Теләкәй, Иске Айман җирлекләре командалары өчен генә күңел кителде. Чагыштырмача кечкенә дип саналган Мәсәде, Усы җирлекләре дә көчле авыл командалары белән кара-каршы уйнарлык команда туплый алганда, сезне бу битарафлык бизәми... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев