Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ЮЛЛАРЫНДА “РЕВОЛЮЦИЯ”: Ленин урамында беренче светофор барлыкка килде 

Ниһаять, Актаныш авылы юлларының бер өлешендә хәрәкәтне светофор көйли башлаячак. 

“Өч күзле” юл сакчысы  Ленин урамы белән Комсомол урамы киселешендә, беренче санлы мәктәп янында торачак. Хәер, ул инде анда үз урынын алган. Подрядчы оешма светофорны 1 сентябрьгә тулысынча гамәлгә кертер дип көтелә. 

Соңгы елларда  Актаныш юлларында техника санының сизелерлек артуын билгеләп үтә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Алар, үз чиратында, аеруча үзәк урамнарда, “бөке”ләр  хасил итә. Хәрәкәтне светофор контрольгә алгач,  мәктәп каршындагы җәяүлеләр чыгышында да, гомумән, юлларда фаҗигаләр саны кимер дип өметләнә алар. Шунысын азсызыклап үтү мөһим: район үзәгендә светофор  халык иминлеген кайгырту максатыннан, Татарстан Республикасының  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү программасы кысаларында урнаштырылган. 

Ә безгә, хөрмәтле райондашлар, якын киләчәктә светофор утларына буйсынып, юл кагыйдәләрен төгәл саклап йөрергә өйрәнергә туры киләчәк.   Юл чатындагы светофорны   яңа ел гирляндасы итеп кабул итмәссез дигән ышанычта калабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев