Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШКА 2019 ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЛӘКЛӘГЕ КИЛДЕ: Быел районындагы тәүге бәби тавышы кемнәр гаиләсендә яңгырады?

Бүген Актаныш районында 2019 елда аваз салган тәүге нарасый тантаналы шартларда теркәлеп, бәхетле әти-әнигә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасы тапшырылды. 

Быел Актаныш районындагы тәүге бәби тавышы Мәннановлар гаиләсендә яңгырады. Алия һәм Илнар 2019 елның беренче гыйнварында әти-әни булу бәхетен икенче тапкыр татыдылар. 


Ике яшьтә 7 айлык Әминәгә быелдан “апа” статусы алып биргән нәни Алмаз Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килгән. 3 860 граммлы “бәхет төенечеген” ике якның дәү әти-дәү әниләре аеруча түземсезләнеп көткән.  
- Яңа ел кичебез дә бәби көтеп узды. Шуңа күрә Искечә Яңа елга ныклап әзерләнәбез – 2019 елга, шөкер, артып, зур куаныч белән атладык”,  - ди алар бертавыштан. 


Бүген матур гаиләне әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан район ЗАГС бүлеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева тәбрик итте, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Төкле аягың белән, 2019 елның беренче бәбие!


Сүз уңаеннан, Мәннановлар гаиләсе 2015 елда Актанышта үткән иң эксклюзив туй хуҗалары буларак танылу алган иде инде. Ул вакытта Илнар Алияне алырга йөк машиналарыннан торган кортеж белән килеп, дөньяны шаулатты.  Матур башланган гаилә тормышы бүген күркәм уңышлары белән сөендерә. Киләчәктә дә сөеп-сөелеп, назга төренеп, бер-берегезгә кирәк, балаларыгызга терәк булып, саулыкта тигез гомер кичерегез, хөрмәтле Мәннановлар гаиләсе. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев