Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШНЫҢ 150нче НАРАСЫЕ ТЕРКӘЛДЕ: Өч кыздан соң нәни егетле булу һәр гаиләгә дә тәтеми (+БЕЗНЕҢ ШӘП ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районы рәсми рәвештә быел дөньяга килгән 150нче нарасыен теркәде.

Әлеге юбилей санына Баһаутдинов Замир Азат улы ия булды. 

Алинә һәм Азат Баһаутдиновлар гаиләсендә аваз салган мәхәббәт җимеше өч кыздан соң көтеп алынган малай буларак та игътибарга лаек. 12 еллык гаилә тормышларында бәхетле пар әти-әни булу  сөенечен  дүртенче тапкыр татыды. 

- Аллага шөкер, балаларыбыз сау-сәламәт! Шуңа сөенәбез. Бәби алып кайтырга уйлагач, иң беренче чиратта аның дүрт саны да төгәл, сәламәт булуын теләдек. Кызмы, малаймы – ул безнең көтеп алган нарасыебыз, - дип, горур елмая бүген Азат әфәнде. Кызлар патшалыгында бердән-бер ир заты буларак,  малайлы булуына аеруча сөенгән гаилә башлыгы. Сөенмәслек тә түгел, нәсел дәвамчысы, әтисенең уң кулы булачак улы бар бит аның хәзер. 

Гадәттәгечә Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Гөлфинә Баян кызы Баһаутдиновлар гаиләсенә  Замирның  туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. 

Күпбалалы  статусына ия әлеге гаиләне шатлыклы вакыйгалары белән тәбрик итәргә туганнары, якыннары да шактый килгән иде. Күп балалы булуның, мөгаен, бөтен рәхәте дә шундадыр – авыр чакта таянырга, куанычыңны бүлешергә бик кирәк бит ул бертуганнар. 

Бүген Баһаветдиновлар гаиләсе Аскы Актанышта гомер кичерә. 2015 елда сафка бастырылган йортлары  бала-чага тавышыннан гөрләп тора аларның. “Актаныш” агрофирмасында хезмәт куйган Азат  зур гаиләләренә үз куышларын булдырырга ярдәм иткән җитәкчесенә рәхмәтле.

 Үз өеңдә – үз көең дигәндәй, киләчәктә дә дүрт балалы Баһаветдиновлар гаиләсенең үз көе китмәсен, бүгенгедәй бәхетле булып, мәхәббәт җимешләрен тигез канат белән үстереп, озын-озак яшәргә насып булсын аларга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев