Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА – “АЛТЫН КӨЗ” КРОССЫ: Актаныш укучылары унынчы тапкыр Фирдәвис Шәемов сызган стартка басты (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды.


Спорт дөньясындагы  үзенең кабатланмас исемен йөгерү юлларында булдырган якташыбыз, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче  Фирдәвис Шәемов 2009 елда Актанышта оештыра башлаган “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның түгәрәк датасын зур юбилейлар белән  каршы алды. Быел үзенең 75 яшьлек  олуг юбилеен билгеләп үткән спорт остасы өчен 2019 ел, чыннан да,  түгәрәк: Аеш мәктәбен тәмамлавына 6 дистә ел үтсә, тормыш иптәше Рәйсә ханым белән гаилә корганына да ярты гасыр, өстәвенә, кросс тарихы да Фирдәвис аганың спортка багышлаган ун елына тиңләшкән. 


Чараның рәсми ачылыш тантанасында башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, гомер бәйрәме уңаеннан, Фирдәвис Шәем улына район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау сүзләрен ирештереп, Рәхмәт хатын тапшырды. 


Моннан нәкъ ун ел элек мәктәп укучылары өчен гамәлгә куелган спорт чарасының чылбыры өзелми дәвам итү аның әһәмиятен  тагын бер кат раслый. Ел саен “Алтын көз”не, районыбызның тере легенадасын – Фирдәвис аганы   Актаныш укучылары сагынып көтеп ала. Кечкенә генә Аеш авылыннан чыгып, атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән якташыбыз өчен аның исемен йөрткән ярышның районда үз урынын булдыруы чиксез сөенеч! 


- Юк, бу ярышларны мин дан өчен оештырмыйм. Кызганычка каршы, андый сүзләр дә ишетергә туры килде. Укучыларның сәламәтлеген ныгытуга миннән кечкенә генә өлеш бу, - ди Фирдәвис Шәемов. 

Быелгы “Алтын көз” җиңел атлетик кросс үзенә 200дән артык йөгерешче-укучыны җәлеп иткән иде:. Аккүз һәм Күҗәкә мәктәпләреннән тыш, барлык белем бирү учредениеләре дә үз командаларын тәкъдим итте.

Үзәк стадионда оештырылган ярышларның тәүге стартына ветеран спортчыларыбыз басты.

Ярыш тарихында өченче тапкыр Фирдәвис Шәемов үзе дә бу көнне йөгерү юлында укучыларга матур үрнәк күрсәтте: 800 метр араны ул бернинди авырлыксыз үтеп, финиш сызыгын кисте.

Лаеклы үрнәкне яшь-җилкәнчекләр күтәреп алды – алар 15 төркемдә 400, 800, 1500, 3000 метрга йөгереп, үзара җиңүчеләрне билгеләделәр. 

Җиңүче командага тапшырылып килүче күчмә кубокны, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, янә Әтәс мәктәбе командасы яулады. Шул рәвешле әтәслеләр икенче ел рәттән җиңел атлетика буенча үзәренең иң көчле команда икәнен исбат итүгә иреште. Икенче урынга Теләкәй мәктәбе командасы лаек булса, җиңүчеләр өчлеген Чалманарат укучылары йомгаклады. 

Гадәттәгечә, урта мәктәпләрнең кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә җиңүчеләр аерым билгеләнде. Әмма гомуми нәтиҗәләр чыгарылып,  быелгы “Алтын көз”нең  “җиңүче” титулына  Актанышның беренче санлы мәктәбе лаек булды. Икенче урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе, өченче урында гуманитар гимназия-интернат командалары. Кечкенәләр төркеменең җиңүчеләр өчлегендә Актанышның беренче, икенче санлы һәм Татар Суыксуы мәктәпләре. 

Реклама

Ун еллык тарихы булган җиңел атлетик кроссның даими яңарыш кичерүен дә билгеләп үтми мөмкин түгел.  Быел ярышта җиңү яулаган командалар, призлы урынга кергән укучылар һәммәсе дә  “Актаныш-информ” ММҮ иганәсе һәм шәхсән аның җитәкчесе Руслан Усманов инициативасы белән булдырылган дипломнарга ия булдылар.

Фирдәвис Шәемов фотосы төшерелгән бик үзенчәлекле дипломнарны, медальләр белән бергә, ияләренә легендар якташыбыз үзе тапшырды. Беренче урын яулаган командаларның остазлары да лаеклы хөрмәтләнде: Әтәс мәктәбенең физкультура укытучысы Айдар Хәбибуллин, Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләренең тренерлар составына да дипломнар тапшырылды. 

 

Бүләкләү тантанасында җиңүгә зур омтылыш күрсәткән Югары Яхшый мәктәбе “Алтын көз” җиңел атлетик кроссның рәсми иганәчесе “Актаныш-информ” ММҮ  әзерләгән “Актаныш таңнары” газетасының махсус дипломына   һәм истәлек бүләгенә ия булды. 

 СССР вакытында илебезне дөнья чемпионатларында җиңел атлетика буенча яклап чыгыш ясаган йөгерешче бу көнне кросста катнашучылар хозурына үзе өчен иң кадерле ядкәрь  булган җиңүче тасмасын да күрсәтте.

Спорт дөньясында кайнаган иң данлы, иң шанлы елларның истәлеге булган әлеге тасмадагы медальләр  якташыбызның иң дәрәҗәле җиңүләренең эзен киләчәк буын өчен саклый. 

28 сентябрь көнне исә без Фирдәвис Шәем улына 75 саны төшерелгән эксклюзив футболка  бүләк иттек, димәк, йөгерү юлы һаман сезнеке!  Үзегезнең эздән стартка баскан яшь буын өчен тагын озак еллар өлге булып, аларны финиш сызыгында каршы алыгыз әле, Фирдәвис ага! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев