Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: 26 майда үтәчәк праймеризда актанышлылар да үз фикерен белдерәчәк

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. 

Бу уңайдан  алдан тавыш бирү (праймериз) 26 майда үткәрелеп,  ул рейтинглы булачак, ягъни сайлаучылар бер һәм берничә кандидат өчен үз тавышларын бирә алачак. Халыктан максималь тавыш  алган праймериз җиңүчеләре алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайлауларга тәкъдим ителәчәк.


Аңлашылганча, республика гаять мөһим сәяси чара алдында тора. Актаныш районының хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы нәкъ менә 26 май - якшәмбе көнне үтәчәк праймеризга багышланды. 


Аның эшендә Актаныш районы Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламовалар катнашты. 


Искәртеп үтәбез, 26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне булачак. Бу көнне республиканың барлык теләгән сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен якындагы участокка килә алачак. Республика буенча барлыгы 460 исәп  участогы ачылачак. Болар хакында брифингта катнашучыларга Рәйхан Флүс кызы бәян итте. 


Аның сүзләреннән аңлашылганча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү 24 февральдән старт алган. Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары - Ык буе бермандатлы сайлау округын тәшкил итә. Праймеризда һәр сайлаучы 2 бюллетень алачак һәм ул “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елның сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак.


Бердәм сайлау исемлегендә 102 депутат күрсәтелсә, Ык буе бер мандатлы округтан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка 6 кандидат дәгъва кыла. Алар: ТР Дәүләт советы депутатлары  Альберт Хәбибуллин, Ирек Шәрипов, Актаныш районы башлыгы Энгель  Фәттахов,  Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов,   якташыбыз Лемон Леронов.  Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына  депутлыкка  аларның икесе генә сайланачак. 


Праймериз  өчен Актаныш районы  территориясендә барлыгы 7 исәп участогы төзелде. Участоклар Актаныш үзәгендә  (“Яшьлек” МҮ һәм Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йорты) һәм 5  авыл җирлегендә эшләячәк. 


Исәп участокларына килеп, праймеризда катнашучыларның бүленеше түбәндәгечә: 


Актаныштагы Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан исәп участогында 619, 621, 6212, 630нчы сайлау участогына караган гражданнар тавыш бирәчәк. 


 “Яшьлек” МҮ – 620, 623, 2831нче сайлау участоклары һәм Актанышбашта урнашкан 631, 624нче участоклар. 

Яңа Әлем исәп участогына Аеш авылының 626, Кәзкәйнең 633, 654, Яңа Әлемнең 640, 645нче сайлау участоклары карый. 


Иске Байсар исәп участогы Аккүз авылыннан 627, 661, Иске Байсардан 646, Чуракайдан 662, 643, Югары Яхшыйдан 632нче санлы сайлау участокларына караган гражданнарның тавышын кабул итәчәк. 


Пучы авылында урнашкан исәп участогында Әтәм авылының 628, 660, Пучының 642, Иске Айманның 644, Түке җирлегенең 655, Усының 658, 634, Иске Сәфәр авыл җирлегенең 649, Кировның 635, 656нчы санлы сайлау участогына теркәлүчеләр тавыш бирәчәк. 


Татар Суыксуы исәп участогына Теләкәйнең 653, Иске Кормашның 648, Күҗәкәнең 625, 636, Татар Суыксуының 638, 641, 651 нче санлы сайлау участокларына теркәлүчеләр карый. 


Такталачык исәп участогы 26 майда Мәсәде авыл җирлегендә урнашкан 629нчы санлы, Уразайдагы 637, 663, 657, Чалманарат авыл җирлегенең 659 һәм 639 сайлау участоклары гражданнарын көтеп кала. 

Праймеризда 18 яшьтән өлкәнрәк, авыл җирлеге  территориясендә рәсми теркәлгән һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик 26 май көнне  8–20 сәгатьләрдә паспорт белән исәп участогына гына барырга кирәк.


Бу нисбәттән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова  26 майда исәп  участокларының кайсысына барырга кирәклеге турындагы мәгълүматны “алдан тавыш бирү” сайтында (www.pg.er.ru) белергә мөмкин икәнен искәртте. Әлеге сайтта “үз участогыңны табу” бүлегендә тиз арада эзләү эшләре алып барыла.

 Шулай ук 26 май көнне праймеризда катнашучыларны исәп участокларында волонтерлар каршы алачак.  Алар тавыш бирүчененең кайсы участокка теркәлүен  электрон юл белән тикшергәннән соң гына, гражданин теге яисә бу кандидатка үз фикерен белдерә алачак. 


Шуны да азсызыклау урынлы, "Бердәм Россия” партиясенең төбәкара бүлеге кызыклы эш ысуллары да куллана. Ул дебатлар белән алдан тавыш бирүләр, сайлаучылар белән очрашулар оештыра.  “Бердәм Россия” праймеризы – сәясәтчеләргә үзләрен күрсәтү, үз тәкъдимнәрен сайлаучыларга җиткерү мөмкинлеге. Бу мәйданчыклар  тәҗрибәле сәясәтчеләр өчен дә, башлап килүче сәясәтчеләр өчен дә зур мәктәп.  Алар куелган сорауларга җавап эзләүдә кызыксынып катнаша, җәмгыятьтә булган төрле проблемаларны чишү юлларын эзли һәм таба. Сүз уңаеннан, Актаныш районында да кандидатлыкка кандидатларның киң җәмәгатьчелек белән очрашулары оештырыла.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исә, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү кысаларында,  Яр Чаллы  шәһәрендә үткән “Бердәм Россия”  партиясе дебатларында ике тапкыр катнашты. Дискуссияләр мәгариф торышы һәм авылларны саклау  темаларына багышланган иде.  


Хөрмәтле райондашлар!  26 майда үтәчәк сәяси вакыйгага битараф калмыйк! Праймеризда катнашып, үзебезнең киләчәк өчен үз өлешебезне кертик! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев