Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БРИФИНГ: Район ягулык сезонына әзерме?

11 сентябрь көнне хакимият бинасында оештырылган брифинг нәкъ менә шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан оештырылды.

Аның эшендә районның җылылык системаларына турыдан-туры җаваплы затлар - "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте җитәкчесе Римма Кустова, “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймов, "Яран" торак милекчеләр ширкате җитәкчесе Рәшит Фәрдиевлар катнашты. 


Актаныш районы ягулык сезонына тулысынча әзер, - дип хисап тотты алар брифинг барышында. Чыннан да, бүгенге көндә балалар бакчаларына  җылылык җибәрелгән. Шимбә көнне исә бу юнәлештәге хәрәкәт күпфатирлы йортларда башкарыла башлаячак. 


Быел үзәкләштерелгән җылылык системасы 59 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтәчәк. Шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрендә аларда  тулысынча ягулык сезоны башлана. 


Ике контурлы котел урнаштырылган йортларның сигезендә төзекләндерү эшләре ахырга якынлашып килә. Ленин урамында урнашкан 12, 30, 33 йортлар бу атнада ук файдалануга тапшырыла. 


Мәктәпләр дә ягулык сезонына тулысынча әзер. Җәйге чорда Уразай, Чалманарат, Яңа Кормаш мәктәпләрендә бу нисбәттән җылылык трассалары яңартылган. Һава торышы аяк чалмаса, бу эшчәнлек Иске Байсар мәктәбендә дә гамәлләштереләчәк. 


Гомумән, район халкын “җылытырга” тиешле җәмгыятьләр быелгы сезонны тыныч күңел белән каршы ала. Май аеннан бирле бу юнәлештә әзерлек эшләре алып барылган: трасса торбаларының шактый өлеше алыштырылган, котельныйлар каралган, ремонт эшләре башкарылган, эшче кадрлар әзерлекләрен ныгыткан, авария бригадалары әзер. 


Сүз уңаеннан, гадәттән тыш хәл килеп чыкса, һәр җәмгыятьнең диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул итә. Аларның номерлары:

"Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте:  8  962  564  12  71
 "Яран" торак милекчеләр ширкате:  8  927   046   83  09
 “Теплосервис” җәмгыяте: 8 939  331 01 54 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев