Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - БӘЙРӘМ ЯРМИНКӘСЕ: Муллык җитте һәркемгә - сату итте ярминкә! (+ БЕЗНЕҢ ШӘП ФОТОРЕПОРТАЖ)

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бүген Актаныш районында бәйрәм ярминкәләре сату итте.

 Актанышның үзендә, Пучы һәм Татар Суыксуы җирлекләрендә оештырылган ярминкәләр халык тарафыннан бик көтеп алынга иде. 


Гадәттәгечә, Актаныш ярминкәсе үзенең муллыгы белән аерылып торды. Берничә мәйданда оештырылган сату халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән булып, товарлар үз хуҗаларын тапты. 


Тәүге көзге ярминкәдә актанышлыларда күпләп сорау тудырган продукцияләр исемлегенең башында икмәк һәм ит торуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Ярминкә рәсми төстә тугызда ачылырга тиеш булса да, инде иртәнге сигездә үк икмәк сатучыларның йөкләре бушаган иде. Авыл халкы бодай, арпа, борчак ише культураларны чират торып, күпләп алды. Сатуга чыгарылган бу төр продукция шактый күп булса да, халык ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелмәде. Бу нисбәттән район башлыгы Энгель Фәттахов киләсе атнада да икмәк белән сату итүне оештырырга киңәш итеп, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. 


Үзәк базар мәйданы каршында гамәлләштерелгән ярминкәнең сату рәтләрен дә иртәнге сәгатьләрдән үк халык сырып алды. Аеруча ит белән сату итүчеләр бүгенге бәйрәм ярминкәсеннән уңды: сайлап алу мөмкинлеге дә, сыйфатлы продукция дә җитәрлек иде. Сату нокталарында итнең бер килограммы өчен бәя 270 сумнан 320 сумга кадәр аралыкта тибрәлде. Кесә калынлыгына карап, һәркем итле булды бүген. 


Быел да авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары халыкка бай ассортиментта бакча нигъмәтләре, кайнатма-тозлыклар, пешкән ризык тәкъдим итте. Бу рәтләрдә бәяләрнең кулай булуы күзгә ташланды.


Бүген ярминкә кош ите, балык, май, җиләк-җимеш, камыр ризыклары, суган-кәбестә белән сату итте. Зарланырлык түгел иде, җәмәгать! Өстәвенә, сату нокталарында кайнар чәй, коймак  белән сыйлану мөмкинлеге дә тудырылган иде. 


Ярминкәнең тагын бер күзгә ташланган өлешен әйтми калып булмый, ул да булса сату рәтләрендә актанышлылар белән бергә читләр дә шактый иде. Төрле шәһәрләрдән, өлкәләрдән килгән балчылар, чәк-чәкчеләр, майчылар, җимешчеләр үз продуктлары белән сату итте. Аларның күбесенең үзмәшгуль булуын да азсызыклыйсы килә. Мисал өчен, Краснодардан килгән ир-ат төрле чикләвек майлары белән сату итте. Иң кызыгы – ул майны махсус җайланмада, урында ук чыгарды. 


Чәк-чәк белән сату итәр өчен Казаннан ук килүче дә бар иде ярминкәдә. Үзләре җитештергән чәк-чәкне алар Татарстан буйлап менә шундый ярминкәләрдә саталар. 


Җыр-моңга төрелгән ярминкә белән район башлыгы Энгель Нәвап улы, аның урынбасарлары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төек идарәсе җитәкчесе Айдар Әнвәр улы, идарә белгечләре дә танышып чыкты.

Бәйрәм ярминкәсе, чыннан да, оештырылуы ягыннан югары бәяләнде. Бу нисбәттән район башлыгы җәмгыять җитәкчеләренә, фермер хуҗалыклары башлыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, җирлек һәм мәктәп коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев