Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ЭШМӘКӘРЛӘР КИҢӘШТЕ: Эшмәкәрләр дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләргә әзерме? (+ФОТОЛАР)

23 август көнне хакимият бинасының  утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. 

"Дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр үткәреләме?" темасы астында оештырылган эшлекле очрашу барышында, гадәттәгечә, әлеге тармак вәкилләре өчен гаять мөһим мәсьәләләр күтәрелеп, аларны чишү юнәлешендә сөйләшүләр алып барылды. 

Дәүләт органнары тарафыннан оештырылучы тикшерүләргә әзерлек, аларга куелган таләпләр хакында залда утыручыларга вәкаләтле вәкилләр аңлатып, эшмәкәрләр тарафыннан кергән сорауларга җаваплар бирелде. 


Район  башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева  чарада катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренә "Тикшерелгән бизнес" электрон журналы хакында тулы мәгълумат бирде. Чыннан да, бүгенге көндә “Тикшерелгән бизнес” интернет-ресурс – бу эшмәкәрләр өчен контроль-күзәтчелек өлкәсендә бик файдалы белемнәр базасы. Әлеге электрон журнал эшмәкәрләр өчен төп белемнәрне, республиканың тикшерү-күзәтү органнары турында мәгълүматны, файдалы видеороликларны, шулай ук бизнес вәкилләре тарафыннан хокук бозуның ешрак очрый торган очраклары һәм аларны бетерү чараларын чагылдырган белешмәлекне үз эченә туплый. Әлеге ысул-коралны дөрес кулланганда, ул  эшкуарларга хакимият органнары вәкилләре белән ачык һәм тигез югарылыктан диалог алып барырга мөмкинлек бирә, мондый эшнең нәтиҗәләре эшкуарлар өчен санкцияләрнең кимүенә дә китерә. 

Очрашу барышында районыбыз эшмәкәрләре каршында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгече Айрат Минһаҗев, дәүләт ветеринария инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза  Хафизовалар чыгыш ясады. 

“Дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр үткәреләме?" дигән темага багышланган очрашуда прокуратура, полиция вәкилләре белән беррәттән салым, миграция, ветеринария, дәүләт алкоголь инспекцияләреннән дә җаваплы затлар катнашты. Гадәттәгечә, киңәшмәгә  эшмәкәрләрнең төп таянычы булган җирлек башлыклары да чакырулы иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев