Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - ГЫЙЛАЕВ ТУРНИРЫ: Көрәшүен көрәштек, тик... (+ФОТОЛАР)

Ике еллык тәнәфестән соң данлыклы легенданың исемен кабат югалту безнең өчен кичереп булмый торган хата кебек кабул ителер иде, мөгаен.

Татарча көрәш буенча РСФСР ның – ике, Татарстан Республикасының санап бетергесез чемпионы, Актаныш Сабантуеның күптапкыр абсолют батыры Марсель Шакир улы Гыйлаев истәлегенә үтүче көрәш турниры аның вафатыннан соң Энгель Фәттахов инициативасы белән гамәлгә куелып, келәм батырының  исеме шул рәвешле мәңгеләштерелде. 

2009 елдан бирле оештырылып килүче әлеге турнир 2015 елга кадәр эзлекле рәвештә барды һәм ... тулы ике елга  “онытылып торды”. Моның,билгеле,үз сәбәпләре булгандыр. Әмма Актаныш районы үз батырларын онытмый - 2018 елда турнир Актанышның көрәш келәменә янә кайтты. Легендар Марсель Гыйлаев исемен көрәш дөньясына 2000 елгы һәм аннан кечерәк көрәшчеләр күтәреп менде. 

Ике еллык тәнәфестән соң данлыклы легенданың исемен кабат югалту безнең өчен кичереп булмый торган хата кебек кабул ителер иде, мөгаен. Шуңа күрә быел да район җитәкчелеге, башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәпләре бу турнирны югары дәрәҗәдә оештыру өчен кулларыннан килгән кадәр эш башкарды. 

Әйе, Актанышның көрәш батыры бүген дә яшь буында, көрәш келәмендә яши. Марсель Шакир улының көрәш мәйданындагы исеме, чыннан да, хөрмәткә лаек. Хәер, моның шулай икәнен турнирда катнашырга теләк белдергән мәктәпләр саны буенча да тәгаенләргә мөмкин: шимбә көнне турнир “Батыр” спорткомплексына 150ләп яшь көрәшчене туплауга иреште. Алар Марсель Гыйлаев батырлыгын кабатларга омтылган яңа буын иде. 

Чараның тантаналы өлешендә катнашучыларны район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров сәламләде. Җитәкче көрәшчеләргә матур уен күрсәтеп, лаеклы җиңүләргә ирешүләрен теләде. 

14 авырлык үлчәмен үз эченә алган бил алышу ярыйсы ук җанлы барды. Чараның яңа уку елындагы тәүге көрәш турниры икәнен дә исәпкә алсак, көрәшчеләр келәмгә шактый ярсу керде. Кызганычка каршы, травма алу очракларыннан да котылып булмады. 

Реклама

Гадәттәгечә, һәр үлчәмдә җиңүчеләр белән беррәттән иң оста көрәшчеләрне туплаган мәктәп командалаы да аерым хөрмәтләнде. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне Актаныш технология техниумы командасы яуласа, икенче урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе, өченче урында – кадетлылар. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында дәрәҗәле беренче урынга Татар Ямалысы мәктәбе күтәрелде, Иске Богады мәктәбе көрәшчеләре икенче урынга лаек булды. Өченче урында - Яңа Әлем мәктәбе егетләре. 

Турнир җиңүчеләре өчен акчалата бүләкләр районның спорт бүлеге, спорт мәктәпләре, иганә ярдәме күрсәткән игелекле затлар тырышлыгы белән әзерләнгән иде. Батырларга грамоталар, медальләр дә тапшырылды. Шулай да, киләчәктә мәктәпләргә Марсель Гыйлаев истәлегенә оештырылган турнирның күчмә кубогы булдырылса, бу күпкә отышлырак булыр иде. 

Әмма турнирда Марсель ага Гыйлаевның балалары, якыннары күренмәү генә күңелдә юшкын калдырды. Юкса, район җитәкчелеге ярдәме белән мәңгеләштерелгән данлыклы исемне киләчәктә дә саклап калу беренче чиратта нәкъ менә алар мәнфәгатендә булырга тиеш кебек булса да. 

Гомумән, бу турнир мәктәп укучылары өчен алда торган көрәш ярышларына бер чыныгу булды кебек. Алар көрәш келәменә конверт өчен түгел, ә фәкать үз көчләрен исбат итү өчен керде. Аннан килеп, урыслар әйтмешли, турнирның приз фонды көрәшчеләрне генә түгел, җанатарларны да “не впечатлил”. Якыннарының җылысы җитмәде бугай...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X