Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ФЕСТИВАЛЬ ГӨРЛӘДЕ: Алсу Нургалиева исемендәге махсус призга быел кем лаек булды?

Алсу Нургалиева исемендәге махсус бүләккә быел Актаныш кызы Лилия Зиннуровага лаек булды.

Татар дөньясы сагынып көтеп ала торган Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль “төбакара” статусын 2014 елда алган иде. Шуннан бирле ул лаеклы рәвештә алга атлый, бүген инде аның үз йөзе, үз башкаручысы, үз тамашачысы бар.

 

 2016 елдан башлап, шушы бәйгедә катнашып Гран-при алган, фаҗигале төстә бик иртә арабыздан киткән райондашыбыз Алсу Нургалиева исемендәге махсус приз да булдырылды.  “Кызыбызның исемен мәңгеләштерү йө­зен­нән әлеге призны Салават Фәтхетдинов тәкъдим итте. Бик зур рәхмәт барчагызга да”, – дип, Алсуның  әнисе Кадрия Идрисова аны ул елны  Актаныштан Ләй­сән Басыйровага тапшырган иде.

 

 Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе, якташыбыз  Кадрия Рәес кызы Идрисова быел да әлеге моң бәйрәменә махсус кайткан иде. Сәхнәгә күтәрелеп, Кадрия ханым Әлфия апа Авзалова турындагы хатирәләрен барлады һәм Алсу Нургалиева исемендәге махсус призны быел да Актаныш кызы Лилия Зиннуровага тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев