Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА СПОРТ БӘЙРӘМЕ: Өлкәннәр арасында иң көчлеләр ачыкланды (+ФОТОЛАР)

Быел да өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта спартакиада үтеп, ул декаданың иң масштаблы чарасына әверелде.

 Бәйрәм төстере алган спартакиада өченче буын райондашларыбыз арасында иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде.

Картаерга ашыкмаган кадерле өлкәннәребез бүген өстәл теннисы, йөзү, озынлыкка сикерү, дарт, гәүдәне күтәрү, ату, эстафета кебек тугыз ярышны  үз эченә алган чарада иң-иңнәрне ачыкладылар.  

Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәребезне, командаларны Актаныш районы аппараты җитәкчесе Альберт Тимеров,  район ветераннар советы рәисе Нурулла  Нурлыев, “Бердәм Россия» сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчә җитәкчесе Зәһинә Исламовалар тәбрикләде. Аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Җирлекләр арасында,  быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Уразай авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Актанышбаш  ветераннарына бирелде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев